Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер-хатирә

Авылым күперләре

Мамадыш ягындагы Түбән Әрнәш авылында 1930 елда туган Николай Тимофеев истәлекләреннән.

Тыкрыктагылары
Югары очтан төшеп, тегермән тыкрыгына җиткәч, кечерәк кенә күпердән үтәбез. Бу күпер дә бик яхшы калын такталар җәелеп, култыксалап эшләнгән. Язгы суларда һәм көчле яңгыр яуганда култыксага таянып, су акканын карап торырга була. 

Юлдан тагын бераз баргач, урталык тыкрыгына җитәбез. Монысында да шундый ук күпер бар. Аннан кузгалып, конюшня тыкрыгына җиткәндә өченче күпер каршы ала. Ул күперне чыккач, таш юл кырт борылып, Аръяк урамына таба китә.

Менә шушы урында, Аръякка һәм Түбән очка киткән урам чатында, биеклеге чама белән 4-5 метр озынлыктагы ике багана утыртылып, алар өстән аркылы бүрәнә белән тоташтырып куелган. Монда шул өстән тоташтырган бүрәнәгә сөялеп, озын баскыч тора. Ә бер кырыйдагы багана янына тагын бер кыска багана утыртылып турник ясалган. Бу сөяп куелган озын баскыч күрше авылларда янгын-мазар чыкса менеп карау өчен булгандыр, чөнки «пожарный» сарайлары да шушында урнашкан. Бу урынны авылның үзәге дип әйтергә дә була, чөнки моннан төрле якка юллар китә.

Язгы һәм җәйге матур көннәрдә бу урын бер дә буш тормый. Эштән бушаган ирләр һәм яшүсмерләр җыела. Кайсысы — турникта, кайсысы баскычта уйный. Кайберләре бергә җыелып, нәрсә турында булса да сөйләшә. Радио, телевизор дигән нәрсәне халыкның әле белмәгән дә еллары, кешеләр берсе белән берсе аралашып яши, төрле уеннар уйный, күңел ача...

Олысы...
Менә инде Аръяк урамына чыга торган олы күпергә дә килеп җиттек. Бу күпер яхшы субайлар сугылып, шул субайлар өстенә ныклы бүрәнәләрдән өрлекләр салынып, бик әйбәтләп эшләнгән, өрлекләр өстенә калын такталар җәелгән. 

Ике як кырые култыксалап ясалган күпернең киңлеге — 5 метр чамасы, ә озынлыгы, чама белән, 15-20 метр булгандыр. Күпер яны язгы ташу вакытларында кичкә таба гөр килеп тора, монда олысы-кечесе, яшьләр ташу карарга җыела. Кайберләре күпер өстеннән бозлар акканын карап тора. Кызлар, егетләр җыр-биюле төрле уеннар уйныйлар; шунда ук бала-чага да чыр-чу килә; караңгы төшкәч, боз өстендәге саламга ут төртеп суда агызып җибәрүләр — берсе дә калмый. 

Язгы ташу тегермән буасын да җимереп китә, шуннан соң бозлар ага башлый. Бу бозлар агуын карап тору — үзе бер тамаша. Кайбер елларны ташу шулхәтле көчле була, Тәки Сидарлар, Бәшир Питерләр, Мокалар, Апанасларның йортлары, кичкә таба ташу арту аркасында, бөтенләй су уртасында кала, алар иртәнгә кадәр өйдән урамга чыга алмыйча, тәрәзәдән генә карап утыралар. 

Аръяк урамының түбән ягындагы йортлар да су эчендә кала, чөнки монда Югары Әрнәштән агып төшкән ташу сулары да кушылгач, бәрәңге бакчалары да су астында кала. Мондый көчле ташу 4-5 көн дәвам итә, аннан соң көннән-көн кими башлый. 

Язгы ташу вакытында тегермән буасы да җимерелә, урталык тыкрыгы турысындагы чишмәгә чыга торган басманы да ташу суы агызып алып китә. Авыл халкына чишмәгә суга баруы кыенлаша. Бу вакытта бөтен авыл халкы, олы күпер аша әйләнгеч юлдан барып, Югары оч чишмәсеннән су ташырга мәҗбүр була. 

Бу олы күпер сугыш елларына кадәр яхшы хәлдә сакланды. Өстенә җәелгән такталар сугыш елларында әкренләп череп, ат белән йөри алмаслык хәлгә килде. Субайлары, өрлекләре нык булганлыктан, шул өрлекләргә басма итеп такталар салып, җәяүле кешеләргә йөрер өчен җайлаштырдылар. Шушы хәлендә әле бу күпер тагын берничә ел халыкка хезмәт итте. 

Бу күпер ат һәм транспорт белән йөрергә яраксыз елларда, аның югары ягына кечкенә тәбәнәк күпер салына иде. Моны һәр елны ташу агызып алып китә, әгәр ташуга кадәр өлгерә алсалар, сүтеп алып куялар. Ул бер ярдан икенче ярга кадәр ике юан өрлек салынган һәм өстенә йомры агачлар түшәлгән күпер. Йөрергә уңайлы булсын өчен, күпер өстенә тирес, салам түшәлә. Бу күпер артык мәшәкать тудыра, ташу сулары кимү белән яңадан салырга туры килә. Шулай булмаганда, язгы кыр эше вакытында тракторлар, атлар белән йөреп булмый. Алгарак китеп шуны әйтергә кирәк, 1954 еллар тирәсендә, ахры, безнең авыл ирләре бер бригада оештырып, бу күперне яңадан эшләделәр, шул ук иске субайлар өстенә өрлекләр салып, алары өстенә юнылган йомры агачлар түшәделәр. Шуннан соң бу күпер транспорт йөрү өчен яраклы хәлгә килсә дә, элекке матурлыгы юк иде шул инде. Култыксалар да юк, карап торырга да тупас. Ә инде анысы да тузгач, бу күперне соңгы тапкыр Кыерлы кешеләре салган. Бу 1976-1977 елларда булырга тиеш...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев