Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер-хатирә

25 яшьлек миномет расчеты командиры Гончаров батырлыгы

Зәй ягындагы Кабан Бастырыкта гаиләдәге дүрт баланың икенче булып дөньяга килгән Михаил туган авылының җидееллык мәктәбендә белем ала. Аннан соң, Иске Зәйдә урта мәктәпне тәмамлый, колхозда эшли. Михаил Яковлевич Гончаров (1919 елда), үлгәннән соң, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.

Оста гармунчы Михаил 1939 елның сентябрендә Кызыл Армия сафларына хезмәткә алына, Бөек Ватан сугышы башлануга фронтка китә. Авылдагы әтисе Җәкәү дәдәй белән әнисе Анастасия түтигә хат-хәбәрләре килеп тора. 

Үзе гаилә корырга өлгерми, гаиләсен Башкортстандагы Бакалы ягына алып киткән бертуган дәдәсе Александрның улы Геннадийны бик ярата. Хатларында ул авыл хәлләре, кечкенә Гена турында сорап яза, үзенең кече сержант званиесендә булуы, ничек итеп фашистлар белән сугышулары турында һәм тиздән җиңү яулап туган авылга әйләнеп кайтачагына өметләнеп яза, әмма…

1944 елның 25 июлендә Анастасия түтине авыл советына чакырталар һәм Михаил дәдәйнең батырларча үлеме турындагы хатны тапшыралар. 209нчы миномёт полкы командиры подполковник Андреев һәм полкның штаб начальнигы майор Мироненко имзасы куелган хатта мондый юллар була: «1939 елның сентябрь аенда Зәй районы хәрби комиссариатыннан Кызыл Армиясе сафларына алынган... 13нче артиллерия дивизиясенең миномёт полкындагы миномёт командиры кече сержант Михаил Яковлевич Гончаров 1944 елның 15 июлендә, сугышчан антына тугры булып һәм геройларча батырлык күрсәтеп, социалистик Ватан өчен һәлак булды. Волын өлкәсендәге Горохов районының Верхостав хуторында, бакчага кергәндә көнчыгыш якта сулдан уңга беренче итеп, туганнар каберлегенә җирләнде». 

Бертуган дәдәсе Александрның улы Геннадий яраткан дәдәсенең Михаил Гончаров батырлыгы турында ачыкларга теләп, күп тапкырлар архивларга мөрәҗәгать итә. Һәм, ниһаять, төгәл мәгълүматны Пермь шәһәренең Киров районы хәрби комиссариаты аша юллап табуга ирешә. 2002 елның 17 июнендә Россия Оборона министрлыгыннан архив белешмәсе килә. Бүләкләнү турындагы приказда түбәндәгеләр язылган була: «3нче гвардия артиллерия армиясе командующиенең 1944 елның 27 августындагы бүләкләүләр буенча 30нчы приказы нигезендә, 17нче миномёт бригадасының 209нчы миномёт полкындагы 4нче батареянең миномёт расчёты командиры кече сержант, 1919 елда туган Михаил Яковлевич Гончаров, үлгәннән соң, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә... 58нче гвардия укчы дивизиясенең Терешковец җирлегендәге һөҗүм итү сызыгында, дошманның көчле артиллерия уты һәм һавадан бомбага тотуына карамастан, иптәш Гончаров уйланылган төгәл күрсәтмәләр бирде һәм дөрес эш итте. Аның расчетындагы миномётлар дошманга туры төзәп, фашистлар өстенә мина яудырды. Аның миномёты 13 июльдән 15 июльгә кадәр дошманның автоматчылар взводын, 3 станоклы пулемётын, 2 кул пулеметын юк итте. Иптәш Гончаров хәрби постында геройларча һәлак булды...». 

Җиңү таңын якынайту өчен, үз гомерен дә кызганмыйча, дошманга каршы батырларча сугышкан Михаил Гончаровкаа нибары 25 яшь була... 
Ул лаек булган II дәрәҗә Ватан сугышы ордены Михаил Яковлевичны хәрби хезмәткә алган Зәй хәрби коммиссариатына җибәрелә. 1944 елның сентябрь аенда Җәкәү бабай белән Анастасия түтине Зәй хәрби коммиссариатына чакырып, улларының орденын тапшыралар. Ул минутларда алар нәрсә уйлады да, нәрсәләр кичерделәр икән?! 

Илебездәге һәр гаиләгә кагылган, күпме бәла-каза, күпме кайгылы хәбәрләр китергән дәһшәтле канкойгыч сугышны һәм аның миллионнарча корбаннарын онытырга хакыбыз юк! 

Анастасия ШӘЙМӘРДАНОВА.
Лаеш районы, Усад авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев