Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер-хатирә

1944 елның 7 ноябрендә америкалылар ике мәртәбә, «хаталанып», безнекеләрне бомбага тоталар

СССР халкының Бөек Ватан сугышында җиңү көне булган 9 Май бәйрәме якынлашкан саен, күңелемдә фронтовик әтигә бәйле хатирәләр кузгала. Безнең папа Борис Шадрин Мамадыш районының Колышчы авылыннан булып, төрле елларда Әтнә һәм Балтач районнарында почта җитәкчесе булып эшләде.

10 класс тәмамлауга ук сугышка алынган әтинең фронт истәлекләреннән берсе — II Бөтендөнья сугышында гитлерчыларга каршы көрәштә союзниклар булган СССР һәм АКШ очучыларының 1944 елдагы бәрелеше. 

Ул хәл 1944 елның көзендә Югославиядә була. Совет гаскәрләре югославларның Иосип Броз Тито командалыгындагы милли-азатлык армиясенә немец-фашист илбасарларын куарга ярдәм итә. Маршал Тито безнең 17нче һава армиясенә Югославиядәге барлык аэродромнардан файдаланырга рөхсәт бирә. 7 ноябрь иртәсе. Ниш шәһәрендәге аэродромда совет сугышчылары Бөек Октябрь бәйрәмен билгеләп үтәргә әзерләнә. Көтмәгәндә, күкне, кара болыттай, 40лап самолет каплап ала һәм аэродромга бомбалар яудыра башлый. Безнең 866нчы авиаполкның Як-3 истребительләре, бер-бер артлы, күккә ыргыла һәм аэродром өстендә һава сугышы башлана. 

Әнә шул 866нчы авиаполкта өлкән авиамеханик, старшина булган әти, башка «технарь»лар белән бергә, самолетларны тиз-тиз әзерләп, очучыларны озаткач, күктәге сугышны җирдән күзәтә. «Эскадрильяның гына түгел, полкның да иң оста очучысы, Советлар Союзы Герое капитан Колдунов аэродромнан беренчеләрдән булып күтәрелде һәм дошманга, һәрвакыттагыча, яшен кебек ябырылып, бер-бер артлы тегеләрнең ике самолетын бәреп төшерде, — дип сөйли иде әти. — Безнекеләр дошманның тагын бер самолетын дөмектерде, әмма үзебезнең дә бер истребительгә ут капты... Ул арада көтелмәгән „кунаклар“ сугыштан чыгып, кача башладылар һәм барысы да очып китте. Безнекеләр дә аэродромга төшеп утырды. Карыйбыз, Колдун (Колдуновны үзара шулай дип йөрттек), җиргә утыруга, самолетыннан сикереп төште дә, полк командирына таба йөгерә, үзе аптыраган кыяфәттә, агарынган. Курку белмәс Колдунны мондый хәлдә күргән булмагач, без дә аптырап калдык. Ул арада барысы да ачыкланды: безнең аэродромга һөҗүм итүчеләр немецлар түгел, ә үзебезнең союзниклар — Америка очучылары икән. Аларның самолетларында немецның кара свастикасы урынына ак йолдызлар (анысы — америкалылар билгесе) күргәч, безнең очучылар нәрсә уйларга да белмәгәннәр. Колдунов үз самолетларындагы кызыл йолдызларны америкалыларның берсенә күрсәтергә тырышып та караган әле».

Союзникларга каршы сугышу әле моның белән генә тәмамланмаган. Беренче бәрелештән соң, нибары ярты сәгать узуга, АКШ бомбардировщиклары һәм аларны озатып йөрүче истребительләр — 30лап самолет Ниш шәһәре аша шоссе юлы белән узып баручы совет гаскәрләре колоннасын бомбага тоталар. 30дан артык совет солдаты һәм офицеры, шул исәптән, укчы корпус командиры генерал Степанов һәлак була, берничә дистә сугышчы яралана. Ниш аэродромыннан шул ук 866нчы авиаполкның Як-3 истребительләре ашыгыч рәвештә күтәрелеп, кабат сугышка керәләр һәм америкалыларны куып җибәрәләр. Бу юлы АКШның 7 самолеты бәреп төшерелә, безнекеләр 3 истребительне югалта. 

Америка командованиесе моны, янәсе, провокация түгел, ә ялгышлык, хата дип расларга тырыша, безнекеләр алдында гафу үтенә. Бу хакта сөйләү дә, язу да тыела... 

Һава сугышларында барлыгы 46 дошман самолетын бәреп төшергән Колдунов 1948 елның 23 февралендә икенче мәртәбә Советлар Союзы Герое исеменә лаек була. «Аңа икенче мәртәбә Герой йолдызын нәкъ менә провокация ясаган америкалыларны бәреп төшергәне өчен бирделәр бугай, ул турыда ачыктан-ачык әйтмәсәләр дә», — дип сөйләгәнен хәтерлим әтинең.

Әти 8 ел — 1941 елның июненнән 1949 елның июненә кадәр авиациядә хезмәт итеп, демобилизацияләнә. Ә Колдунов күп еллар СССРның Илне һава һөҗүменнән саклау гаскәрләре баш командующие булды. Ул чагында ел саен апрельдә, Илне һава һөҗүменнән саклау гаскәрләре көнендә, телевизордан Колдунов чыгышы күрсәтелде. Әти ул тапшыруны көтеп алып, үзенең элекке хезмәттәше сөйләгәнне дулкынланып карап утыра иде. 1987 елда немец Матиас Руст, кечкенә самолетында, илебез чиген үтеп, Мәскәүнең Кызыл мәйданында төшеп утырганнан соң, маршал Колдуновны отставкага җибәрделәр, ул телевизорда башка күренмәде. Бераздан үзәк газеталарда Александр Колдуновның вафаты турындагы хәбәр чыкты…

Ә безнең әти әле Җиңүнең 55 еллык юбилеен да күрде, Түбән Камада 2000 елның көзенә кадәр яшәде. Утлы фронт юллары аша узган әтиебез дә, аның сугышчан дуслары да инде арабызда булмасалар да, җиңү яулаган буынның батырлыгы онытылмас... 

Виктор ШАДРИН,
Россия журналистлар союзы члены, Татарстанның атказанган культура хезмәткәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев