Чын укытучы еллар узгач та онытылмый
Алексеевск районының Юеш Көрнәле авылында яшәүче ветеран укытучы, Россия Федерациясенең атказанган мәгариф хезмәткәре Зоя Захарова – үзенең кызлары, оныклары өчен, аларны үз хезмәтенә тарта алган остаз.
Үзеңне берәр һөнәргә, кул эшенә өйрәтүче кешене остаз дип әйтергә гадәтләнелгән. Нәселеңдә берничә буын бер үк һөнәрне сайлый икән, ул чагында остаз дип кемне әйтәсең? Әлбәттә, сине үз эшенә гашыйк итеп, тормышта шул һөнәрне сайлавыңа этәргеч биргән якыннарыңны – әтиеңне, әниеңне, туганнарыңны.
Алексеевск районының Юеш Көрнәле авылында яшәүче ветеран укытучы Зоя Захарова өчен, заманында, үз һөнәренә гашыйк иткән остаз ролен укытучы булып эшләгән әтисе Филипп һәм әнисе Александра үтәгәннәр. Нәселләренең инде дүртенче буыны педагог һөнәрен сайлаган Зоя Захарова Казанга, безнең редакциягә килде. Сүз тәмен белеп сөйләүче Зоя Филипповна белән озаклап әңгәмә корып утырдык. Дөрес, ул бүгенге көндә лаеклы ялда, әмма элекке укытучылар булмый дип беләм, алар белән сөйләшүдән генә дә үзең өчен бик күп яңа нәрсәләр беләсең.
Сугыштан соң
Зояның әтисе, 1922 елгы Филипп Андреев, сугыш башлануга ук фронтка китә. Илгә җиңү язы килгәннән соң да ул әле хәрби хезмәтен дәвам итә һәм 1947 елда гына Теләче районындагы туган авылы Субашка кайта. Фронтовик егет махсус курсларда белем алганнан соң, Җөри мәктәбендә укытучы булып эшли башлый. Бераздан Петровский мәктәбенә күчә һәм гомере буе башлангыч класс балаларына белем бирә.
Әтисендә укыган еллары турында Зоя Филипповна әле хәзер дә сагыну катыш сөйли: “6 бала идек мәктәптә – 3 кыз, 3 малай. Өй эшен тикшергәндә, папа аларның берсеннән сорый, белми. Икенчесе, өченчесе дә җавап бирми. Мине дә бастырды папа. Җавапны да беләм, класстагыларны да уңайсыз хәлгә калдырасым килми. Папаның күзенә карап, “белмим” дим. Миңа шартлатып “2”ле куйды, башкаларга куймады. 2 яшькә кече энем Володя 5 яшеннән ук укый белә иде инде. Без мәктәпнең бер ягында тордык. Энем йөгереп кереп: “Түтигә папа “2”ле куйды, түти “2”ле алды”, – дип әйтүгә, җылый башладым”.
Зояның мамасы, 1924 елгы Александра Петровна да укытучы була. Сугышка кадәр үк мәктәптә рус теле һәм математика укыта. 7 класс бетергән керәшен кызы Сандый балалар укытырга Карнаухага да, Чүкәй мәктәбенә дә йөри. Филиппка кияүгә чыккач, икесе бергә Җөри мәктәбендә балаларга белем бирәләр.
Теләче ягындагы Иске Җөри мәктәбендә эшләгәндә бер әбидә фатирда торганнар. Дәресләр башланганчы укытучы класстагы кара тактага өйрәнеләчәк теманы, чишәргә тиешле мәсьәләне яки күнегүне язып куя. Балам бәләкәй дип, өйдә утыра торган еллар түгел. Шуңа да нәни Зояны фатирда калдыралар да, ирле-хатынлы укытучы Захаровлар иртүк мәктәпкә чыгып китәләр. Алар кайтуга, елап шешенеп беткән бала ишек төбендә утыра. Зояга күз-колак булыр дип, Филиппның карт атасы Гәверлә дәдәй янына, Субашка күчеп кайталар. Филипп Андреев Петровский мәктәбенә йөреп эшли. Бераздан анда гаилә белән күченү җае чыга. Әмма Гәверлә дәдәй бик нык бетәшкәнлектән, ялгызын калдырмыйлар. Килене Александра инде гаиләдәге дүрт бала белән каенатасы янында яши, ничек кенә кызганыч булмасын, аңа үзе яраткан укытучылык эшеннән китәргә туры килә. Тора-бара Захаровларның сигез балалары була.
Бәләкәйдән үк
“Башкаларны өйрәтү, тыңлата алу бәләкәйдән үк булгандыр миндә, – дип сөйли Зоя Филипповна. – Безгә кунаклар кунаклар килә. Чаршау элеп куелган агач караватта дүрт бала белән мин утырам. Папа башта ук: “Тавышыгыз чыкмасын”, – дип кырыс кына әйтеп куя. Кунаклар ничә сәгать утырса да, тавышланмыйбыз. Бәләкәйләр шаяра башласа, йодрык кына күрсәтәм. Мине барысы да тыңлыйлар. Туганнарым хәзер дә, “мама урынына калган” дип, сүземә колак салалар”.
Петровский поселогындагы мәктәп дүртеллык кына булгач, Зоялар 9 чакрым ераклыктагы Субашка йөреп укыйлар. Аркаларына катомкалар асып, урман буйлап башта – Айдар авылына, аннан Субашка төшәләр. Петровский балалары өчен интернат та була анда. Дүшәмбе көнне иртәнге алтыда ике бөтен ипи, бер бидон сөт, булганда песок та алып, Зоялар Субаш интернатына китәләр.
Укытучы баласы
Кем булырга, кайсы һөнәрне сайларга дигән уй белән баш катырмый Зоя. Балалар ярату; үзеңә карата таләпчән булу; сүзеңне тыңлата алу; укырга, барысын да белергә тырышу; үз вакытың белән исәпләшмәү кебек чын педагогларга хас сыйфатлар кызга үз әти-әнисеннән күчә.
“Мин сигезне тәмамлагач, папа үзе Арча педагогия училищесына илтеп куйды. Арча уртасында ике катлы бина иде ул. Гариза бирергә кердек. Анда үзем өчен бер чит әйбер күрдем, пианино дип уйлаган идем, папа аңлатты. Ул зур язу машинкасы икән, – дип сүзен дәвам итте Зоя Захарова. – Беренче курста укыганда, унлап кыз тулай торакның бер зур бүлмәсендә тордык. Стипендия башта –14 сум, аннан соң 20 сумга менде. Минем физика бармый, шуңа стипендиясез калдым. Арада минем кебеклр дә бар иде. Группа җитәкчесе безне җыйды, стипендиянең барысын да бер өстәлгә куеп, бөтен кешегә тигез итеп бүлде. Бу педагогик алым булган. Чөнки барыбыз да хәерче, стипендия булмаса, укый алмыйсың. Ник берсе мин бирмим дип әйтсен?! Барысы да татарлар, бер мин керәшен идем. Шулай да бер елны, ашарга акча җитмәгәч, укуны ташлап кайтып киттем. Ашханәдә 4 тиенлек пирожки саталар. Акчам булмаса да, мин дә чиратта басып торам да, чират җиткәч чыгам... Группа җитәкчесе Илдус Сәгъдиев өйгә килеп алды мине. Бездә балалар күп икәнен, хәлебезнең җиңел түгеллеген күрде. Мине училище директорына алып керде. Күп балалы гаилә кызы буларак, стипендия бирделәр бер семестр буена. Моңа кадәр аксаган физикамны 3нче курста инде “5”легә бирдем. Берсендә шулай, миңа хат килгән, конвертны ачуга, 1 сум акча төште. Шул акчага унлап пирожки алып, дәрестә ашап бетердем. Өч курс бетергәч, пионер лагерьга вожатый итеп җибәрделәр. Калганнар – 1 смена, ә мин 3 смена эшләп, 270 сум акча белән кайттым. Кышкы пәлтә, күлмәкләр һәм аягыма да алдым. Аңа кадәр әнинең плюш жикетын киеп йөрдем.
Өч курс тәмамлагач, безнең 2 татар группасыннан бер төркемне математика укытучысы итеп әзерләү өчен алдылар. Мин дә шунда кердем. Дүрт курсны математика буенча бетердем. Ә рус телен шулхәтле ярата идем. Шуңа да имтихан бирүчеләр физматка керсәләр дә, отказ бирдем. Шуннан мине Кама Тамагы районындагы Яңа сала мәктәбенә математика укытучысы итеп җибәрделәр.
Ләкин ронода мине Антоновкадагы урыс мәктәбенә математика укытырга билгеләделәр. Мин татар бит, дим. Ул 1967 елда әле бернинди дә керәшен дип әйтү юк. Әти райкомдагы икенче секретарьнең үз танышы икәнен әйткән иде. Шуның янына кердем. Филипп Егорович Андреевның кызы булам дип, хәлне сөйләп бирдем. “Сеңелем, бер елга бар,– ди бу, – хәзер татар мәктәпләре бетәр дә”. Шуны тыңлап киттем бит Антоновкага, ике ел укыттым. 1969 елда анда башлангыч мәктәп кенә калды. Әнинең Алексеевскида баш табиб булып эшләүче энесе Николай Харитонов киңәшен тыңлап, шул районга киттем. Миңа ике мәктәпнең берсен сайларга тәкъдим иттеләр. Балахчинодагы сигезьеллык мәктәпкә барып, математика һәм татар теле укыттым”.
Тормыш юлы буйлап
Зоя үзенә тиң парны да Балахчинода таба. Китап тулы чемоданын сөйрәп, юлда пычрак ерып көч-хәл атлаган кыз янына “Бобик” килеп туктый. Аның яшь укытучы икәнен ишеткән рус егете кызны авылга кадәр машинада утырып барырга күндерә. Бераз гына бара да, машина юл пычрагына кереп бата. Егет чемоданны күтәреп, кызны авылга ук илтеп куя. Ул үзенең Лаеш ягындагы Шуран авылы егете Леонид икәнен, “Газпром”да шофер булып эшләвен әйтә. Бу очрашу ике яшьнең йөрәген бер-берсенә гомерлеккә бәйли. Баянда сыздырып рус көйләрен уйнаучы Зояны руслар бик тиз үз итә. “Гаиләдә главнокомандующий идем. Чөнки бәләкәйдән үк энеләрем өчен дә үземне җаваплы тоеп өйрәнгән. Леня шофер да, газовик та булып эшләде. Беркайчан да көнләшәмәде, бик яхшы иде. 1992 елда машина алгач, өйдән бер чакрым ераклыктагы мәктәпкә дә мине илтеп куеп, каршы алып йөрде. Киткәненә җиде ел инде”, – дип ирен искә төшереп, ямансулап та алды Зоя Захарова. Мәктәп укучылары кырыс һәм таләпчән дә, шаян да була белгән укытучыны яраталар. Бергәләп походларга баралар, укытучылары өенә кунакка киләләр. Алар килгәч, ире Леонид: “Зоя, я пошел за компотом”, – дип идән астына, көздән әзерләп куелган 70-80 банканың берсен алырга төшеп китә.
“1972 ел. Алинаны тапкан чак. Иремә бирелгән вагондта торабыз. Укучыларым бишенчедә укый. Барысы да котларга төшкәннәр: курчак күтәреп берсе алдан чаба, артыннан – калганнары. Таләпчән идем, әмма шаяра-көлә дә белдем. Көлкеле берәр нәрсә сөйлим дә, шунда ук туктап, дәресне дәвам итәм. Предметыңны белү, аны укучыларга тапшыра алу – укытучы өчен мөһим. Класста төрле бала бар, яхшы укучысы да, начарга баручысы да. Предеметын укытучы үзе яратса укучысы да яратачак, – дип Зоя Филипповна сөйләгәннәрне һәрбер яшь педагогка тыңлатырлык. – Беренче чыгарылыш классы укучыларым – 1977 елда мәктәпне тәмамлаган кызлар-егетләр гомергә истә калды. Ул укучыларым пенсиягә чыккач, 60 яшьлекләрен кафеда уздырдылар, мине дә чакырдылар”.
Мәктәптә эшләгәндә бәйрәмнәрдә чәчәкләр, открыткалар, бүләкләр бирүе генә укучының үз укытучысын олылавы турында сөйләми. Әгәр дә укучың сине мәктәпне тәмамлаганына бик күп еллар үткәч тә искә ала, рәхмәтен белдереп, чәчәк бүләк итә икән, менә шул була инде ул укытучыга, аның хезмәтенә лаеклы бәя!
Кызлары, оныгы да...
Бүгенге көндә Зоя үзе дә, кызлары – Алина һәм апасыннан 6 яшькә кече Ирина да Юеш Көрнәле авылында яшиләр. Мәктәпне алтын медальгә тәмамлаган кызларының икесе дә, белгечлекләре буенча, укытучылар.
“Казан дәүләт педагогия институтын тәмамладылар. Алина – тарих, инглиз белгече. Ул 3 ел укытты да, үзебезнең Көрнәлегә кайткач, авыл советы депутаты итеп сайладылар. 15 еллап авыл җирлеге башкарма комитетында секретарь булып эшләде. Күз күрүе начарланып, сәламәтлек буенча пенсиягә чыкты. Улы Илья Казан университетында укыды, программист булып эшли. Кызы Лена – ветеринария институтын тәмамлады”, – дип балаларының тормышы белән дә таныштырды ул.
Ирина башта КАИга укырга керә, әмма 6 ай укыгач, киләчәктә үзен педагог итеп кенә күрергә теләгән кыз институтны алмаштыра. Укуын читтән торып дәвам иткән Ирина Арбузов Баран мәктәбендә математика укыта. Физика-математика укытучысы белгечлеге алып чыккач, үзләренең Юеш Көрнәле мәктәбенә күчеп, башта башлангыч класста укыта. Аннан директорның укыту буенча урынбасары була. Унбер ел директор булып эшли. 50 еллап балалар укыткан әнисе эштән туктап бер ел үткәч, директор буларак, Ирина әнисе янына килә: “Мама, укытучым юк, математика укытырга кирәк”.
Бутлеров авыл җирлеге башкарма комитетына җитәкче итеп сайларга теләгәч, Ирина авылдашларына каршы килми, ризалаша. Бүгенге көндә ул бу җаваплы вазифаны да укытучыга хас тырышлык белән башкара. Ирина Леонидовнаның өч баласыннан берсе – Камила әнисе, әбисе һәм карт бабасы шикелле үк, укытучы һөнәрен сайлаган. Ул Казан педагогия колледжының өченче курсында укый, физкультура укытучысы булырга җыена.
Зоя Филипповна үзенең балалары, оныклары белән горурланып, укучылары белән аралашып яши. Бәлки шуңа күрәдер, ул үзен әле һаман да укытучы дип саный, хәер, элекке укытучылар булмыйдыр...
Фирая МОРАТОВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев