Зәйдә «Питрау чибәре» конкурсын яраталар
Бу гүзәллек бәйгесе Зәй районында егерменче мәртәбә үткәрелә инде
«Питрау чибәре» конкурсы елдан-ел колачлы итеп оештырыла. Әлеге бәйге – керәшен халкының үзенчәлекле мәдәни байлыгы, рухи торышы һәм талантларны ачу өчен бик яхшы мөмкинлек, җитезлектә, тапкырлыкта көч сынашу.
Бу гүзәллек бәйгесе Зәй районында егерменче мәртәбә үткәрелә инде.
Быел конкурста Дүрт-Мунча авылы кызы Альбина Анисимова, Сәвәләйдән Надежда Агапова, Иске Зәйдән Эльвира Мингалимова һәм Виктория Трофимовалар, Сармашбаш авылыннан Регина Красовская, Әхмәттән Лариса Барсукова, Поповкадан Эльвира Краснова, Сарсаз-Баграждан Вероника Журавлева һәм Ләйсән Халикова, Югары Баграждан Гүзәл Бутаковалар катнашты.
Кызлар берсеннән-берсе мавыктыргыч бәйгедә үзләрен сынады һәм Альбина Анисимова җиңүче булып табылды. Калган кызлар төрле номинацияләрдә бүләкләнде.
Альбина Анисимова 2018 елгы Питрау чибәрендә “Иң сөйкемле кыз” номинациясендә бүләкләнде, 2019 елны исә I урын яулаган иде.
Афәрин, Альбина, иҗат мәйданында тагын да зуррак уңышларга ирешергә язсын сиңа.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев