Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зәй районының Сарсаз-Баграж мәктәбендә классташлар очрашуы булды

Кеше гомерендә онытылмас мизгелләр бик күп була, шуларның берсе - мәктәп еллары хатирәләре.

- Кеше тормышында аерылышу һәм очрашулар һәрвакыт чиратлашып тора. Аерылышу күпме сагышлырак булса, очрашуы шул хәтле куанычлы. Якын кешеләр белән очрашуны зарыгып Сарсаз-Баграж урта мәктәбендә укуларын 30 ел элек тәмамлаган классташлар очрашуы булды. Җәй аенда ялга туктаган мәктәп бу көнне гөр килде. Әйтерсең лә, мәктәпкә инде өлкән яшьтәге абый-апалар түгел, ә мәктәп бусагасын кичә генә атлап чыккан укучылар килгән.

Мәктәп елларында булган кызыклы вакыйгалар, гаилә тормышы турында сөйләшүләр төрле кичерешләр уятты. Барлык укытучыларга рәхмәт җиткерелде. Хәзерге көндә иң өлкән, беренче укытучылары Зоя Михайловнага матур чәчәкләр бәйләме белән өенә килеп, зурлап бүләк тапшырдылар, – дип язалар Сарсаз-Баграж мәдәният йорты хезмәткәрләре.

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев