Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зур кунаклар, «Керәшен ихатасы»ндагы бүрәнә йортлар, «Димче Гөрпи» почмагы

Питрау истәлекләре.

Питрау үтте — җәй бетте...
Мамадыш районының визит карточкасына әверелгән Җөри Питравын күрмәгән-белмәгән кеше сирәктер. Керәшеннәрнең җыр-моңнарын ишетергә, йолаларын күрергә дип, Россиянең төрле почмакларыннан гына түгел, чит илләрдән дә килүче кунаклар саны елдан-ел арта. Бу бәйрәм төрле милләт вәкилләрен бергә туплый, халыклар дуслыгын ныгыта.

Бәйрәм рухы тирә-юньгә таралган: һәркайда чәчәк-такыялар, хуш исле үлән бәйләмнәре эленгән. «Керәшен ихатасы»нда вакыт тулы бер гасырга артка чигенгән: Менделеев, Кайбыч, Балтач, Мамадыш, Башкортстанның Бакалы керәшеннәре бүрәнә йортларны үз төбәкләренең үткәне, тормыш-көнкүреше чагылырлык итеп киендергәннәр. «Керәшен ихатасы»ндагы бүрәнә йортларда милли киемле хуҗалар кунакларны чәй, күзикмәк, җиләк пирогы, салкын катык һәм башка бик күп төрле тәм-том белән сыйлый. 

Якындагы алачыктан тимерченең чүкеч тавышы яңгырый. Янәшәдә чүлмәкче егет, нәкъ элеккечә итеп, кызыл балчыктан савытлар ясый. Кәрҗинчеләр тал бөгә.

Балалар мәйданчыгында кабартылган зур, биек таудан шуып уйнаучы балаларның шат авазлары яңгырый. Аның каршысында урын алган ретро машиналар күргәзмәсе исә үз янына автомобиль сөючеләрне җыйган. 

Быел да Җөри Питравына дәрәҗәле кунаклар килгән. Республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәрбер ансамбль белән танышып, хәл-әхвәлләрен сорашты. Әлмәт районының Илтән Бута авылындагы «Илтәнем» ансмаблендә җырлап йөрүче Александра түти Боярованың нәкъ шушы көнне туган көне — 72 яше икәнен белеп, аңа матур «Матрешка» бүләк итте. Бәйрәм котлавында ул бу Питрау бәйрәмендә үзенең беренче тапкыр булуын әйтте. 

— Җөри Питравы аерым бер кавемнеке генә булып калмыйча, бөтен республикабыз халкының тугандаш зур бәйрәменә әверелгән. Шушындый бәйрәмнәр безне берләштереп, бердәм, көчле итә дә инде, киләчәккә ышанычны арттыра, — дип теләкләрен җиткерде. 

Аланның төрле почмакларында урнашкан сәхнәләрдә фольклор коллективлар, үзешчән һәм профессиональ артистлар чыгыш ясады. Ат чабышын карарга теләүчеләр Җөригә илтә торган юл буена агылды. Үзәк мәйданда көрәш, армспорт, гер күтәрү ярышлары, яр буенда балык тоту, капчык сугышы һәм башка бик күп кызыклы уеннар гөрли. Һәр чараның — үз кызыгы, үз тамашачысы. 

Шулай да, Җөри Питравының иң мавыктыргыч өлеше — «Керәшен чибәре» конкурсы дисәм, ялгыш булмастыр. Конкурста катнашучы берсеннән-берсе чибәр, оста 12 кыз арасыннан «иң-иң»нәре сайланды. «Питрау-2013 чибәре» титулына Тукай районының Борды авылы кызы Елена Чулакова ия булды.

Җөри Питравының яңалыгы булган «Димче Гөрпи» почмагында, танышырга теләге булган кызлар һәм егетләргә анкеталар тәкъдим ителде. Димче Гөрпи җиңгинең (Аграфена Васильева) булышчылары әле үзләре дә шушы арада гына өйләнешкән яшь пар — Светлана һәм Евгений Максимовлар иде. Хак булса, шушы анкеталар ярдәмендә кырыклап пар танышкан, ди. Кем белә, бәлки араларыннан кемнәрдер чынлап та кавышыр. Покрау җитсен әле, туйлар турында хәбәрләр килми калмас.

(Гөлфия Егорова. «Туганайлар» газетасы, 25 июль, 2013 ел).

Бәйрәм туганнарны җыйды 
Тырлау аланында Питрау быел 15нче тапкыр узды. Зур кунаклар — республиканың премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Президенты аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров килде. 

Питрау кунаклары — Чиләбе өлкәсенең Нагайбәк районындагы Кассель, Чибәркүл районының Папау авылыннан, Оренбург өлкәсендәге Абдуллино, Орск шәһәрләреннән, Башкортстанның Бакалы районыннан. Нагайбәк, Чибәркүл керәшеннәре, йортлар корып, үзләрен «Керәшен авылы» мәйданында күрсәттеләр. 

Бәйрәмнең бизәге быел — яшь керәшен җырчылары. Вадим Захаров, Людмила Янеева, Римма Никитина, Алина Прокофьева, Александр Игнатьев чыгышлары «Бәрмәнчек» ансамбленең җыр-биюләре белән үрелеп барды. 
Лазер-шоу вакытында бәйрәмнең оештыручылары — Мамадыш районының гербы, республика керәшен оешмасының эмблемасы һәм Питрау бәйрәме символы күрсәтелде. 

Чибәрдән чибәр кем чибәр?
«Кряшен чибяре» конкурсы үзенең 15 еллык юбилеен билгеләп үтте. Катнашучылар башка елларга караганда азрак, ә кызларның әзерлеге югары дәрәҗәдә иде. Заявкалар бер ай алдан җыелып бетеп, конкурсантлар Казанда махсус әзерлек уздылар. Конкурсантлар белән художниклар, фотографлар, режиссерлар, дизайнерлар, визажистлар эшләде. Кызларның сәхнәдә үзләрен иркен, оста тотуларына, матур атлауларына бар тамашачы да игътибар иткәндер. Ә инде аларның керәшен стилендә заманча тегелгән костюмнардан ясаган «де-фи-ле»сы барчасын таң калдырды. Кызларның һәркайсы, үзе белән таныштырганда, җырга-биюгә осталыгын күрсәтте. 

Биш сәгатькә якын барган бәйгедә «Кряшен чибяре» титулына лаеклы дип, жюри Казан кызы Алина Давыдованы атады. Жюри икенче урынга чыгарган Лиана Антонова — Сарман районының Ләке авылындагы «Игәнә» фольклор ансамбле солисты, «Туым җондозы» конкурсы җиңүчесе. Өченче урынны Чаллы кызы Алина Әхмәтшина-Майорова яулады. 

«Иң оста биюче» Алена Кудряшова — Чаллы кызы; «Тамашачы мәхәббәтен яулаучы» Алиса Анисимова да Чаллыдан; «Традицияләрне яхшы белүче» Ирина Иреева —Кайбыч районыннан; «Иң яхшы костюм иясе» Олеся Спиридонова — Мамадыш кызы; «Иң сөйкемле кыз» Алена Петухова — Балык Бистәсеннән; «Керәшен җыруларын иң оста башкаручы» Алина Маслова — Тукай районының Борды авылыннан.

Җиңүчеләрне республика керәшен оешмасы җитәкчесе Иван Егоров, Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов котлап, бүләкләр тапшырдылар. Традиция буенча, беренче чибәр — 50, икенчесе — 25, өченчесе 10 мең сум акча белән бүләкләнде.

Номинацияләрдә җиңүчеләргә конкурсның оештыручыларыннан берсе булган «Ак Барс-арт» студиясе косметика алу өчен сертификатлар бүләк итте. Бүләкләрнең әле иң сенсациялесе алда булган — жюри члены, «Мисс Татарстан» конкурсы президенты Изольда Сахарова беренче, икенче һәм өченче урыннарны яулаган кызларның 2015 елда узачак «Мисс Татарстан» конкурсы финалында катнашу хокукына ия булуларын хәбәр итте.

(Людмила Белоусова. «Туганайлар» газетасы, 17 июль, 2014 ел).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев