Зоя Шипшова бәрәңге алмаларының файдасы турында сөйләде
Питрәч районының Кәвәл авылында яшәүче Зоя Шипшова бәрәңге алулары, уңышның әйбәт булуын хәбәр итте.
Бәрәңге авыруларны дәвалый. Мәсәлән, ашказаны-эчәк трактын. Бәрәңге суын көнгә 3 мәртәбә ашар алдыннан эчсәң - файдасы зур. Бәрәңге согы 10 минут эчендә бозыла. Аны сыгу белән эчәргә кирәк. 4-5 атна эчендә ул гастрит, колит авыруларын бетерә, ашказаны җәрәхәтен - 6-8 атна эчендә дигәнне ишеткәнебез бар. Ә бәрәңге алмасы нинди авыруларга дәва икән?
“Бәрәңге алдык, бик әйбәт чыкты. Вагы юк дияргә дә була. Бәрәңге алмаларының күп булуы, уңышның әйбәт булуын күрсәтә.
Алар бик файдалы. Минем әни алмаларны 5 литрлы савытка тутыра да, өстенә спирт салып төнәтә. Сызлаган урыннарга, буыннарга сөртергә менә дигән дару. Авыртуны тиз баса. Ул майлы сыекча бүлеп чыгара, куера. Озакка җитә. Үзебезне кайгыртып яшик, табигый байлыклардан файдалана белик. Барыбызга да исәнлек-иминлектә ашарга язсын”, – диде Зоя Федоровна.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев