Зират чистарту – изге эш
Минзәлә районының Түбән Юшады авылының зиратында өмә ясаганнар.
Һәркем зират яныннан узганда, үзенең бу дөньяда мәңгегә килмәгәнлеген исенә төшерә. Үзләренең мәңгелеккә киткән якыннарын искә ала. Әлбәттә, зиратлар җыештырылган, аның коймалары төзекләндерелгән, буялган булса күңелгә рәхәт. Хәзерге вакытта зиратларыбызга игътибар көннән-көн арта бара.
Шушы көннәрдә Түбән Юшады авылының зират территориясендә өмә ясаганнар.
“Үлән чабуда катнашкан һәркемгә зур рәхмәтемне белдерәм. 20 июньдә Симек, күпләр зиратка якыннары янына киләчәк. Зур үтенеч, чүп-чар калдырмасагыз иде”,– дип язды Түбән Юшадыдан Наталья Чепкасова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев