Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зинаида Захарованың яңа “Маҗаралы хәлләр” китабына презентация булачак

Язучы Зинаида Захарова 1955 елның январь аенда Әлмәт районының Кәләй авылында туган.

Гомеренең күп елларын мәктәптә балаларга математика укытуга багышлаган, талантлы карендәшебез хезмәт юлын Чистай районының Чаллы Башы мәктәбендә башлый. Тормышка чыккач, эшен Әлмәт шәһәренең 3нче мәктәбендә дәвам итә. 2014 елдан – Татарстан Язучылар берлеге члены. Кечкенәдән әдәбиятка, шигърияткә гашыйк укытучы кулына каләм алып, күңелендәге хис-кичерешләрне кәгазь битләренә төшереп бара тора була. Балалар өчен «Зирәк Куян», «Тылсымлы сарай», «Күрше әби алмасы», «Кем бәхетле», «Җил малайлары» шигырь җыентыклары дөнья күрә. 2019 елда «Бәхетем син минем» исемле хикәяләр китабы да басылып чыга. Ул бү­генге көндә Кәләй авылында яшәп иҗат итә. Зинаида Захарова иҗатында туган илгә, табигатькә, ата-анага мәхәббәт ярылып ята. Шагыйрә үзен кызыксындырган һәр нәрсә турында шигъри сүзен әйтергә омтыла. Ул тормышны ярата, һәр мизгелдә матурлыкны күреп, аны укучы күңеленә җиткерергә омтыла. Шушы көннәрдә генә Зинаида Захарованың үзе белән сөйләштек:


“Шатлыгым белән уртаклашасым килә. 13нче китабым дөнья күрде. Шатлыгыңны кешегә сөйләгәч, ул бит тагын да арта. Татарстан республикасы Милли китапханәсендә “Рухият” фонды нәшриятында балалар өчен егерме өч хикәя урын алган яңа китабым бастырылды. Каты тышлык белән, күләме дә зур. 12 декабрьдә презентация булачак. Китапка керәшен бәйрәмнәре – Питрау, Нардуганны да керттем. 23 хикәя урын алган. Китаптагы хикәяләр күбесенчә мәктәп тормышыннан, үземнең хезмәт тәҗрибәмнән чыгып язылган. Әлбәттә, фантазия, әкиятләр дә бар. Китапларымны сорап алучылар да бар. Укучыларга барып ирешә икән мин бик шатмын. Бүген Әлмәт районынында үткән «Туым жондозы» конкурсының өченче зона сайлап алу турына җыелган тамашачыларга да үземнең элек чыккан китапларымны тәкъдим иттем”, – диде Зинаида Кирилловна. Аның бүләк итеп биргән китапларын мин дә бик сөенеп кулыма алдым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев