Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зинаида Пестрова — 39 ел гомерен балалар укытуга багышлаган

Ул 1985 елдан, мәктәп ачылганнан бирле бер урында — Красный Ключ урта мәктәбендә балаларга татар теле һәм әдәбияте укыта.

Узган ел аның җитәкчелегендәге сыйныфтагы 11 укучы мәктәпнең «йөзек кашы» була. Аларның икесе алтын, өчесе көмеш медаль иясе. Менә быел тагын бишенче сыйныф укучыларының сыйныф җитәкчесе Зинаида Пестрова. Төп эшеннән тыш җәмәгать эшенә дә вакыт таба, барысына да өлгерә ул.

Зинаида Васильевна 20 елдан артык Кызыл Чишмә бистәсендә сайлау комиссиясе әгъзасы булып тора. Авыл җирлекләрендә, бистәләрдә, гадәттә сайлау комиссиясенә укытучыларны, тәрбиячеләрне куялар. Зинаида Васильевнаны да ул вакытта авыл советы рәисе булып эшләгән Николай Никонов тәкъдим итә, һәм ялгышмый. Зинаиданың әтисе Василий дәдәй үзе дә гомерендә депутат та, комиссия әгъзасы да булган кеше бит әле. Шулай туры килә, ул комиссиядә утырган беренче сайлауда ук бюллетеньнар күп була. Сайлау участогы ябылгач, комиссиянең эше җагы да арта: бюллетеньнарны саныйсы, аерасы, барлыйсы, кыскасы бик матавыклы хезмәт... Шуннан куркыпмы, аның белән башлаган кайбер кешеләр инде икенче сайлауда комиссия әгъзасы булырга ризалык бирми. Ә Зинаида Васильевнаның холкы андый түгел, ул бер башлаган эшен ахырына җиткерергә өйрәнгән.

Хезмәт юлын пионервожатый булып башлаган елларда Зинаида Васильевна җитәкчелегендә тимурчылар хәрәкәте актив эш алып бара. Ялгыз калган әби-бабайларның хәлен белешеп, булышып торалар.

Зинаида Пестрованың 2018 елдан «Баш Чишмә» керәшен фольклор ансамбленә дә йөри. «Баш Чишмә» — аларның гаилә ансамбле. Биредә бар туганнар җыелган. Ансамбльне үз вакытында Зинаиданың абыйсының хатыны Валентина Тупаева оештырып, башлап җибәрә. «Авылыбызның бер истәлеге булсын» ди Валентина. Кызганыч, ул инде арабызда юк. Ансамбль исемен дә Чәбия авылында оешкан беренче колхоз исеме белән «Баш Чишмә» дип кушалар.  «Баш Чишмә» күп кенә Халыкара, төбәк, республика, шәһәр һәм район конкурсларында һәм фестивальләрендә җиңүче һәм лауреат. 

«Барысына да ничек өлгерәсең?» — дигән сорауга «Кеше үзе өчен вакыт табарга тиеш. Яраткан шөгыльгә вакыт гел табыла ул. Сәламәтлек булса — куйган максатларга ирешергә юл табарга була. Тырышлык гомер юлдашыгыз булсын», — диде Зинаида Васильевна. 

Илһамия Гаффарова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев