Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зинаида Даниловадан кабактан коймак пешерү рецепты

Казанда яшәүче карендәшебез Зинаида Данилова үзе яратып пешерә торган ризыкларының рецептларын газета укучыларыбызга да тәкъдим итә.

“Пешерүе дә җиңел, тәмле дә, файдалы да” – ди ул.
Коймак өчен кирәк:
200 грамм кабак, 2 күкәй, 200 грамм он, 4 аш кашыгы шикәр комы, 30-40 грамм сыер мае, 200 стакан сөт, 10 грамм разрыхлитель, тоз, бал.

Кабакны чистартып, бик кечкенә булмаган кисәкләргә бүләбез һәм 180 градуслы пичтә йомшарганчы кыздырып алабыз.
Блендер ярдәмендә кабакны ваклыйбыз.

Шикәр комы белән күкәйне бергәләп туглыйбыз, аңа сыер мае кушабыз, сөт салабыз һәм тагын болгатабыз. Бу катнашмага он һәм разрыхлитель кушып, камыр ясыйбыз.

Коймакларны май салмыйча гына табада ике яклап кыздырабыз.

Әлеге коймакларны табынга, бал, варенье, шоколад белән бирергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев