Зичәбашлылар Ксенофонт Антоновны авылыбыз хәзинәсе диләр
Зәй районының Зичәбаш авылында гомер итүче 94 яшьлек Ксенофонт Константиновичның зиһене бик яхшы, тирә-юньдәге вакыйгалар, илдә, дөньядагы яңалыклар белән кызыксынып тора
2022 ел Россия халыкларының мәдәни мирасы елы дип игълан ителде. Зәйнең “Радость” социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре мәдәни традицияләрне саклау максатыннан социаль хезмәтләрдән файдаланучыларның мавыгулары копилкасын җыярга һәм үз карамагындагыларның иҗаты буенча интерактив альбом ясарга карар кылдылар.
Булачак альбом геройларының берсе - Зичәбаш авылында яшәүче Ксенофонт Антонов.
94 яшьлек Ксенофонт Константиновичның зиһене бик яхшы, тирә-юньдәге вакыйгалар, илдә, дөньядагы яңалыклар белән кызыксынып тора, авылның олы хөрмәткә лаек кешесе ул. Тыл хезмәтчәне озак еллар дәвамында туган авылы тарихы турында бөртекләп мәгълүмат туплап, тупланган мәгълүматны системалаштырды. Әлеге дәфтәрләрдә авылга нигез салынганнан бирле анда яшәгән һәр гаиләнең тарихы, тормыш юлы, барлык мәгълүматлар җентекләп язылган һәм алар Ксенофонт Константинович йортында кадерләп саклана. Олы яшьтә булуына карамастан, ветеран үзе туплаган мәгълүматлар белән авылдашлары, яшьләр, авылга кунакка килүчеләр белән бик теләп уртаклаша. Аның катнашында нәшер ителгән Зичәбаш авылы тарихы турындагы китап белән ветеран горурланып яши.
“Мондый кешеләр сирәк була бит. Ксенофонт бабайдан туган як тарихын яхшылап сораштырып, интерактив альбом төзергә ниятлибез”, - ди социаль белгечләр.
Ксенофонт Константинович ул туплаган рухи бай мирас яшь буын өчен кирәкле булыр һәм аннан соң югалмас дип ышана. Ә аның туган авыл тарихы турындагы китабы күп еллар дәвамында үсеп килүче буында кызыксыну уятачак.
Фото "Радость" үзәгеннән. Чыганак
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев