Закон җәмәгать урыннарында товарларны һәм хезмәтләрне көчләп таккан өчен административ җәза билгели
Бүген Дәүләт Советы утырышында Административ хокук бозулар турында ТР Кодексына үзгәрешләр кертү хакында закон беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Закон җәмәгать урыннарында товарларны һәм хезмәтләрне көчләп таккан өчен административ җәза билгели. Бу утрыда Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Александр Чубаров билгеләп үткәнчә, әлеге закон проекты җәмәгать урыннарында хезмәт күрсәтүне контрольдә тоту механизмын гамәлгә ашыру максатларында эшләнгән. Документ үз товарларын һәм хезмәтләрен көчләп тагарга омтылган урам бизнесы өчен штрафлар кертүне күздә тота. Сүз, мәсәлән, шәһәрнең ачык мәйданчыкларында курчак костюмындагы затлар белән, хайваннар белән фотога төшү хезмәтләре һәм башка хезмәтләр күрсәтәләр турында бара.
«Еш кына мондый хезмәтләр аларны гражданнарга көчләп тагу, шул исәптән тиешле хезмәт күрсәтүләр бәясен алдап әйтү, юлы белән күрсәтелә. Мондый хезмәтләрне тарихи урыннарда – Бауман урамында һәм башка әһәмиятле җәмәгать урыннарында күрсәтү Казанның имиджына тискәре йогынты ясый һәм шәһәр халкында, туристларда тискәре хисләр һәм хатирәләр калдыра. Билгеләнмәгән урыннарда халыкның күңел ачуына бәйле булган хезмәтләр күрсәтүне үтәүгә, шулай ук җәмәгать урыннарында товарларны һәм хезмәт күрсәтүләрне көчләп тагуга административ контроль чараларын киңәйтү булган проблеманы җайга салу мөмкинлеген бирәчәк», – ди ул.
Закон проекты белән әлеге кимчелекне бетерү максатларында, билгеләнмәгән урыннарда хезмәтләр күрсәткән, шулай ук җәмәгать урыннарында товарларны һәм хезмәт күрсәтүләрне көчләп тагу максатларында гражданнарга бәйләнгән өчен административ җаваплылык билгеләп, тиешле үзгәрешләр кертү тәкъдим ителә.
Закон проектында административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзү өлешендә каралган вәкаләтләрне Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнарының гамәлдәге вазыйфаи затлары билгеләнгән штат саны чикләрендә гамәлгә ашырачак. Тәкъдим ителә торган 3.151 статьяда каралган административ хокук бозулар хакындагы эшләрне карауны җәмәгать судьяларына йөкләргә тәкъдим ителә, диелә хәбәрдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев