Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зәйнең маскировка челтәрләре үрүче хатын-кызлар Әлмәттә булганнар

Зәйнең хәрбиләргә маскировка челтәрләре үрүче волонтер кызлар Әлмәткә экскурсиягә барганнар.

— Маскировка челтәрләре үрүче хатын волонтерлары -кызларыбыз олы йөрәкле, игелекле затлар. Алар махсус хәрби операциядәге егетләребез исән-имин әйләнеп кайтсын өчен бар көчләрен биреп, ялсыз эшлиләр. Экскурсиягә барыр өчен исемлек төзи башлагач та, юк, челтәрләр үрүне өзмик, дип каршы да килделәр. Әмма Әлмәттән кайту белән, җиде сәгатьлек экскурсиядән армыйча, тизрәк челтәр үрергә җыелдылар, —ди «Мәктәп» территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Светлана Долгова.

Зәй волонтерлары Әлмәтнең маскировка челтәрләре үрүче «Ассоль» клубында да булганнар. Монда, волонтерлар, разведгруппа өчен костюмнарны, хәрбиләрнең көнкүрешен җиңеләйтер өчен тактик носилкаларны һәм башка җайланмаларны ничек ясарга мөмкин булуын күргәннәр.

— Сәфәребезнең чираттагы пункты 1500 кеше яшәгән гаҗәеп Абдрахман авылы булды. Җирлек башлыгы Р. Мифтахов һәм авылның ветераннар советы рәисе Җәмилә Әгъзамовна белән бергә спорт-сәламәтләндерү комплексында, мәктәптә, укытучылар аллеясында, боз сараенда, туган як тарихын өйрәнү музеенда булдык. Кыскасы, бу торак пункттагы заманча объектлар, инфраструктура безне сокландырды, — ди Светлана Долгова. 

Маскировка челтәрләре үрүче волонтерларны фронтның күзгә күренмәс сугышчылары дип атыйлар һәм Әлмәт районына бару алар өчен бер бәйрәм булган.

Клара Ермолаева, Новости Заинска

Светлана Долгова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев