Авыл җирлекләренә автомобиль ачкычлары тапшырылды
29 августта «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә Татарстан Республикасы көненә багышланган чара узды.
Бәйрәм кысаларында ТР муниципаль берәмлекләре арасында республика смотр-конкурсына йомгак ясалды. Рәис Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләрнең ел саен уздырыла торган республика смотр-конкурсында җиңгән республика муниципалитетларына яңа автомашина ачкычлары тапшырды. Җиңүчеләр арасында Зәй җирлекләре дә булуы сөендерә. Яңа автомобиль ачкычларын Рәис кулыннан Аксар һәм Сәвәләй авыл җирлекләре башлыклары Юрий Гыйльманов һәм Сергей Маклаков алды.
Сарман районындагы Ләке җирлеге башкарма комитетларына (башлыгы – Юрий Антонов) җиңел автомобиль ачкычлары тапшырылды.
Яңа автомобильләрне Әлмәтнең Апак, Елхово, Клементейкино һәм Яңа Троицкий авыл җирлекләре башлыклары да алды.
«Авыл җирлекләре башлыклары өчен яңа машина – халык сорауларын хәл итү өчен оперативлык ул. Ышанам, яңа автомобильләр безнең авыл җирлекләрен алга таба үстерүдә һәм мөһим мәсьәләләрне хәл итүдә зур ярдәм булыр», – дип язды Элмәт район башлыгы Тимур Нугуманов.
Мамадышның Дүсмәт авыл җирлеге дә (башлыгы Радик Михайлов) автомобильле булды.
Татарстан Республикасы көне алдыннан Яңа Чишмә районының Ленино авыл җирлегенә дә (башлыгы – Светлана Питеркина) автомобиль тапшырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев