Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зәйдән Лидия Николаевна 36 ел гомерен яраткан һөнәре – хисапчылыкка багышлый

15 май — Халыкара гаилә көне иде.

Гаилә бәхете ул бер-береңә һәрчак кирәк, бер-береңә ышанычлы таяныч булып, бер түбә астында мөмкин кадәр килешеп яши алудыр. Әнә шулай матур яшәүче парларның берсе — керәшен, икенчесе татар милләтеннән булган Насыйровлар гаиләсе белән сезне дә таныштырыйк әле.

Һәрчак елмаеп торучы хуҗабикә Лидия Николаевна районыбызның гади генә Поповка авылында күп балалы гаиләдә үскән. Гайбәт йөрми торган, эшсез утырмый торган җирдә. Әти-әнисе гади генә булсалар да, тырыш, булдыклылар булганнар. Сигез баланы игелек кылу — изге эш дип үстергәннәр.

«Таш белән атканга да аш белән атыгыз, дия иде әтием, дип сагынып искә ала ул әтисе — сугыш ветеранын.

Мәктәптә укыганда Лидия Николаевнаның иң яраткан фәне математика булган икән. Шуңа күрә дә ул, читтән торып, Казан финанс-икътисад институтына укырга кергән һәм аны уңышлы тәмамлап, югары белем алып кайткан. Аннан 36 ел гомерен туган ягында шушы һөнәргә багышлый. Тугыз елын район мәгариф бүлегендә баш хисапчы булып, калган елларын администрациянең финанс бүлегендә эшли.

«Районның бөтен бюджеты минем өстә иде. Бик җаваплы, авыр эш булса да, яратып эшләдем. Мин бит авыл кызы. Әни мине кечкенәдән эш яратырга өйрәтте. Эшләгез, эштән кеше үлми, дип әйтә иде ул. Сынып-сыгылып төшкәндә дә, юлымда аркылы киртәләргә юлыксам да, үземнең алыштыргысыз таянычым — сабырлыгыма килеп таяндым. Киләчәк миңа һәрчак якты булыр кебек тоелды», — дип искә алып китте эшләгән вакытларын.

Хәер, бүген сүз ул башкарган эш хакында түгел, ә бәлки гаилә тоткасы булган ир һәм үзе — гаиләне җылытып тора торган кояш — хатын-кыз роле турында.

Лидия Николаевна мәхәббәтен йолдызларга карап көттеме икән? Гомерлек тормыш юлдашы булган мәхәббәтенең ерак йөрмәгәнен, шушы үзе яши торган Зәйдә икәнлеген күңеле белән тойгандыр. Минем сораулы карашымны сизеп, Радик Рәшит улы да әңгәмәгә кушылып китте.

—Мин үзем Башкортстаннан, Дүртөйле районы Яңа Урал авылында 4 балалы гади генә гаиләдә туып үстем. Зәй шәһәренә абыем янына килеп, ГРЭСка эретеп-ябыштыручы булып эшкә урнаштым. Эш стажым — 33 ел. Язмыш бәлки әле мине Лиданы — пар канатым, тормыш юлдашым белән очраштыру өчен Зәй каласына китергәндер, — диде ул, чын күңелдән сөенеп.

Икесе ике якта үскән егет белән кыз бер-берсен эзләп таба да, киләчәккә карап, бер сукмактан атлап китәләр. Мәхәббәт, өмет, яратуны юлдаш итеп.

—Лида мине һәрвакыт шат күңелле, ачык йөзле, чисталыгы-пөхтәлеге, тәмле ризыклар пешерергә яратуы белән яулап алды. Мин аңа «расчет» белән өйләнмәдем. Бу кыз белән тормыш итеп була дигән уй белән карадым аңа. Лиданың эшчән, тырыш, уңган икәнлеген күреп алдым. Нинди милләттән булуы мөһим түгел иде миңа. Ничек бар шулай кабул иттем. Килеш-килбәте, ул сөйләшүе, үз-үзен тотышы — һәммәсе ошады, — дип ихластан ачылып китте Радик Рәшит улы.

—Ә ярату, мәхәббәт? — дим.

—Әгәр яратмасам, яхшы якларын күрмәс тә идем. Бигрәк тә аның тыйнаклыгы, сабырлыгы күңелемә хуш килде. Күңеле йомшак, явызлыгы юк, әйе бит, матурым, — дип, бөтен мәхәббәтен, яратуын шушы бер сүзгә салып, Радик хатынын кочаклап та алды.

Үзен мактап утырганга уңайсызланыпмы:

«Радик үзе дә искиткеч яхшы күңелле, бар эшне булдыра торган, кайгыртучан әти», — дип сүзгә кушылып китте тыныч кына тыңлап утырган Лидия Николаевна.

Каршысында утырган Радик шундый да ягымлы яхшы итеп елмаеп алды, тегесе кояш булып кабынды, дисәм дә, хата булмас. Бу гомер буе сүнмәгән-сүрелмәгән мәхәббәт билгесе инде. Сабыр холыклы Лиданы Ходай бары тик Радик өчен яраткандыр кебек.

Кемгәдер ялгызлык ошый. Ә бу парга — юк. Кайда очратсаң да, аларны гел икесен бергә күрәсең.

—Эшемнән өйгә һәрчак куанып, очып кайта идем. Анда — балаларым, оныкларым, ирем. Әле җитмәсә, өй тулы авылдан эшкә, укырга килгән туганнарым бездә яшәделәр. Кышка әти белән әнине дә алып килә идек. Никадәр арыган булсам да, бусаганы атлап керүгә бар да онытылды, — дип искә ала Лидия Николаевна.

Балалары бәхет эзләп чит илләргә чыгып китмәделәр. Үзебезнең Татарстанда: кызлары Венера — Казанда, уллары Рөстәм — Чаллыда. Икесенең дә үз гаиләләре бар. «Яхшылыкка — яхшылык». Әнә шуны сала алганнар алар балалары, оныклары күңеленә. Кечкенәдән әтисенең кул астына кереп, эш җаен күреп, белеп үскән уллары Рөстәм киң күңелле, оста куллы икән. Әтисе шикелле мебель җыю остасы. Кызлары Венера әнисенә охшап, аш-су пешерергә бик уңган. Алма агачыннан ерак төшми, диләр шул. Дүрт онык та әби-бабай тәрбиясендә үстеләр. Әле күршеләрнең балаларын үстерешергә дә өлгерде Насыйровлар гаиләсе.

Дусларыгыз бармы, дигән сорауга бераз тын торганнан соң:

«Японнар болай, диләр — кеше акыллырак булган саен, аның дуслары азрак. Эчкерсез, ышанычлы якын дусларыбыз бер-ике генә», — диде алар бертавыштан.

Насыйровларның тагын бер соклангыч сыйфатларының берсе — кешеләрне яратулары.

Кунаклар да күп була икән бу гаиләдә. Ишекләре беркайчан да бикләнми.

Кунаклар арасында 80 яшьлек әбиләр дә, 5 яшьлек сабыйлар да, парлылар да, парсызлар да, туганнар да, дуслар да, күршеләр дә бар.

— Сез бәхетлеме? — дигән соңгы соравымны бирәм аларга.

— Чын мәгънәсендә шатлык, бәхет була ала торган бер генә нәрсә бар — ул да булса — гаилә бәхете, тигез картаю, балалар, оныкларның исән-сау булуы, — ди Лидия Николаевна. Аның сүзләрен дәвам итеп Радик Рәшит улы:

— Мин яхшы беләм, бу дөньяда иң тәмле чәй Лидам ясап биргән чәй, иң тәмле ризык — ул әзерләгән ризык. Мин аңа гомер буе рәхмәтлемен. Ялгыз канат булып калудан Ходай үзе сакласын!

Мин аларга барган көнне Гает бәйрәме иде. Бүлмәгә тәмле коймак исе таралган. Әнә шулай Насыйровлар ике милләт динен дә, гореф-гадәтләрен, йолаларын да саклап, хөрмәт итеп яшиләр. Әмма кешеләрне рәнҗетсәң, аларга яманлык кылсаң, син бер дингә дә ярамыйсың. Чөнки бөтен диннәр дә игелекле булырга, яхшылыкка өйрәтә дигән фикердә, бүгенге көндә лаеклы ялда булган соклангыч пар. Гомер буе яхшылыкка тартылып, кояш кебек җиһанны җылытырга омтылып яшиләр алар.

«Алар бүген дә яңа өйләнешкән егет белән кыз шикелле тормыштан, эштән тәм табып, күзгә-күз карашып кына яшиләр, күз генә тия күрмәсен», — ди күршеләре дә.

Әнә шулай яшьлек хисләрен күңелләрендә саклап, 45 ел бергә бер-берсен яратып, хөрмәт итеп яшиләр Насыйровлар гаиләсе. Татарларда «Бер бәйләмдә» дигән гыйбарә бар. Бер бәйләмдәгеләрне бер уй, бер теләк, бер мәхәббәт берләштерә. Без сокланып сөйләгән гаилә дә — бүген бер бәйләмдә.

Фәния Әгъзамова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев