Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зәйдән Клавдия Максимова: “Питраулар җиткәч истәлекләр барлап, бер кысылып ала йөрәгем”

Зәй районындагы Кабан Бастырыкта туып-үскән Клавдия Максимованың күп истәлекләре, шигырьләре авылының халкы, табигате, бәйрәм-йолалары турында.

Бүген ул Питрау турында балачак хәтирәләрен яңартты. Һәркемнең дә бу бәйрәм турында матур истәлекләре бардыр:

“Минем дә бүген шул вакыйгага карата язган балачак шигырем килеп чыкты.

Безнең гаилә өчен бу бәйрәм бигрәк тә якын бәйрәм иде. Әти без биш баланы ат арбасына утыртып, әнине үз кырына утырта иде дә, һәр Питрауда үзебезнең печән чаба торган, “Ике су” арасы дип аталган урман аланындагы “Матрос” басуына (безнең гаилә печән чаба торган аланчык) алып бара иде. Иртүк торып суйган сарык итеннән аш салып, үләннәр салган чәй кайнатып бәйрәм итә идек. Кичкә таба инде чиләкләр җиләк белән тулган, дару үләннәре җыелып ат арбасына салынган, балыклы күлдән тоткан балыклар юып, чистартып, кыздырырлык итеп кенә, чиләккә салынып, арбага куелган була иде.

Кечкенә чактагы бер хатирә бигрәк тә минем күңелемә нык кереп, хәтергә сеңеп калган. Шигырем кечкенә чакта язылган. Ничә яшьтә икәнен хәтерләмим.

Җырак бабай, җырак әбиләр

Һәркемгә дә якын буладыр,

Әби-бабайлар да оныкларын

Бик сагынып көтеп аладыр.

 

Белмим, ничек шулай булгандыр,

Бабайларга бик еш бармадык,

Бик күрәсе килгән чакларда да

Без аларны күрә алмадык.

 

Бик сагынган чаклар да булгандыр шул,

Бер җыр һаман минем хәтердә,-

Аклы ситсы күлмәгемнең,

Җиңе тар, сүтәсе бар,

Бабайларга барыр идем,

Өч урман үтәсе бар.

 

Тик шулай да хәтеремдә калган,

Матур бер истәлек уелып,

Питрау иде, әти ат җикте дә,

Бабайларга киттек җыенып.

 

Бик кечкенә чагым булгандыр шул,

Шунысы гына калган хәтердә,

Су буенда йөри иде бабай,

Күз алдымда әле хәзер дә.

 

Без туктаттык атны килеп җитеп,

Мине кулына алды сузылып,

“Минем кебек ап-ак чәчле икән,

Картайткансыз минем кызымны”

 

Ак сакаллы, ак күңелле бабам,

Бик сак кына кысты кочакка,

“Әйдә, кызым, әбиең көтә булыр”

Бәхетем ташкан иде шул чакта.

 

Истә, көрәктәй кулларда,

Бабам кочагында баруым,

Тыкрыктан ак алъяпкычлы

Ерак әби карышы алуы.

 

Хәтеремә мәңге сеңеп калган,

Питрауның шушы мизгеле,

Һәр ел саен искә төшеп,

Бер кысылып ала күңелем.

 

Бабам Питрау бәйрәмен бик ярата иде. Мәңгелеккә киткәндә дә Питрау таңын каршылап, таң алдыннан китте”.

 

Фото Клавдия Максимованың шәхси архивыннан.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев