Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зәйдә хәрби диңгез флотында хезмәт иткән ир-егетләр үз бәйрәмнәрен уздырдылар

Ватаныбызны саклап, флотта хезмәт иткән зәйлеләр 31 июльдә шәһәрдә Азатлык китерүче солдат һәйкәле янына җыелды.

Аларның кайберләре - берничә дистә ел элек, ә кайберләре яңа гына флоттан кайткан. Хәрби диңгез флотында хезмәт иткән елларын барысы да бүгенгедәй хәтерли.

Һәйкәл янына җыелган диңгезчеләр арасында бертуган Николай белән Александр Комаровлар да бар иде. Николай контракт буенча Тын океан флотында хезмәт итеп, туган якларга кайткан. Ә Александр бүгенге көндә Төньяк флотта хезмәт итә.

Элекке диңгезчеләр Россия Хәрби флотының данлы тарихын искә алдылар. Аларны муниципаль район башлыгы исеменнән шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Петр Тимаськов котлады. Шулай ук, запастагы II ранг капитаны Валентин Атласов, хәрби комиссариаттан Александр Гурьянов, район ветераннар советы рәисе Алексей Алексеев чыгыш ясады.

Митингка җыелучылар арадан киткән хәрби диңгезчеләрне бер минут тынлык белән искә алдылар, һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев