Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зәйдә Николай Дунаевны искә алу кичәсе булды

31 октябрь көнне Зәй шәһәренең “Энергетик” мәдәният сараенда Россиянең – атказанган, Татарстанның халык артисты профессор Николай Дунаевны искә алу кичәсе уздырылды.

Кичәгә Николай Ивановичның Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театрындагы сәхнәдәш дуслары, туганнары, авылдашлары, якташлары һәм Зәй халкы җыелды. 

Нәкъ бер ел элек йөрәге тибүдән туктаган Әхмәт авылы егете, артист Николай Ивановичны без, якташылары, сагынабыз, юксынабыз...

Николай Дунаевны искә алу өчен районыбызга килгән кунакларны Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов үзе каршылады. Иң башта, ул кунакларны Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркына алып барды. Ял паркының матурлыгын, чисталыгын, андагы агачларга элеп куелган бик күп кош ояларын күреп кунаклар хозурландылар, Зәй районының мактаулы гражданины, 1998-2008 елларда Зәй муниципаль районы администарциясе башлыгы, Россиянең һәм Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, оста гармунчы Ринат Шәехович истәлек билгесенә чәчәкләр салдылар.

Аннан соң кунакларны С. Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәгә алып килделәр. Монда безне милли киемле керәшен, татар, чуваш һәм урыс кызлары хуш исле ипи, чәкчәк белән каршы алдылар. Беренче катта күренекле язучы Сөббух Рәфыйковның «Авыл иртәсе», «Ак төннәр». «Беренче яз», «Тын елга буенда» исемле китаплары куелган. Китапханә директоры Сәрия Батыршина китапханә белән таныштырды. Стенада җирле рәссамнарның төрле темага язылган матур картиналары эленеп тора, «Күренекле якташларыбыз» дип исемләнгән күргәзмә дә урын алган. Китапханәчеләр һәм китап укучыларның танылган якташ шагыйрьләренең шигырьләрен сәнгатьле итеп укуларын ишеттек. Интерактив такта-компьютерда бөтен дөнья китапханәсенә кереп, кирәкле әсәрне, китапны укырга яки тыңларга мөмкин икәнлеген дә күрдек. Шулай ук, бирегә килгән кешеләргә күренеп торырлык итеп тезеп куелган планшетларда — яраткан артистыбыз Николай Дунаевның төрле спектакльләрдәге рольләрен чагылдырган зур фотосурәтләрне, ул киеп уйнаган театр костюмнарының матур итеп урнаштырылуын күреп, Казаннан килгән хезмәттәшләре дә һәм, гомумән, барыбыз да бик сөендек.

Район башлыгы кунакларны балалар музыка мәктәбенә дә алып барды. Аның директоры Дина Коронова мәктәп тормышы турында сөйләде, зәвык белән заманча җиһазландырылган кабинетларны күрсәтте. «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең зона турлары да шушында уздырыла икән. Бөтен уңайлыклар тудырылган классларда төрле уен коралларында уйнарга өйрәнүче, хорда җырлаучы балаларны күреп, аларның сәләтләрен үстереп, артист Николай Дунаев кебек, бөтен Татарстанга, илгә, дөньяга танылу өчен барлык мөмкинлекләр тудырылганына күңел сокланды. 

Р. Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе дә кунакалрга бик ошады. Директор Марат Мөхәммәтханов гимназия белән таныштырып үтте. Яңа җиһазлар, заманча техник база, бүгенге көн таләпләренә туры китереп җиһазланган кабинетлар, спорт заллары... Укучыларның һәм укытучыларның килешле, матур мәктәп формалары... Спорт түгәрәкләренә йөрүче балаларның, балет студиясе биючеләренең, театр түгәрәгенә йөрүче укучыларның чыгышларын шатланып карадык. Күренеп тора, безнең Зәй районында балаларга үз сәләтләрен үстерү, ныклы белем алуөчен барлык шарталар да тудырылган. 

— Әхмәт авылында дөньяга килеп, Түбән Биш мәктәбен тәмамлаган егет Мәскәүнең Щепкин исемендәге югары театр училищесына юл тота, аны 1961 елда тәмамлап кайтып, 61 ел гомерен Театр сәхнәсенә багышлады, йөзләрчә роль башкарып, дистәләрчә пьесаны татарчага тәрҗемә итте. Артистның гомер юлы, иҗат юлы турында шушы очрашуда катнашучылар сөйләр. Ә мин шушындый олпат шәхесләребезне, Камал театры коллективын Зәйдә — Николай Дунаевның туган җирендә каршы алуыма шат булуыбызны белдерәм. Бурычыбыз — алга таба да шушы төбәктән чыккан күренекле шәхесләребезне барлап, аларның исемнәрен мәңгеләштерүне дәвам итү. Бүгенге истәлекле очрашуыбыз барыбыз өчен дә файдалы һәм нәтиҗәле булсын, — дип Разиф Каримов кичәне ачып җибәрде.

Танылган якташыбызның якын дусты, Татарстанның халык язучысы Рабит Батулла үз чыгышында Николай Ивановичның бөек артист булуы өстенә, умартачы, бакчачы, балта остасы, балыкчы, биюче, җырчы, тәрҗемәче, язучы һәм укытучы да булуын искә алды. 

— Николай белән без туганнан алып бергә идек дисәк тә, ялгыш булмас. Бер мәктәптә укыдык, Мәскәүдәге театр училищесында белем алдык, Г. Камал театрында артист булып бергә эшли башладык, бергә иҗат иттек, гаилә дуслары булып яшәдек. Ул — минем, мин аның чәчен алдык, — дип тә шаяртты ул.

Кичәгә, шулай ук, Николай Ивановичның улы — Татарстан эчке эшләр министрының ярдәмчесе полковник Владислав Дунаев үзенең хатыны — эчке эшләр подполковнигы Люция Әсхәтовна белән кайткан иде. Ул әтисе истәлегенә шундый зур кичә оештырганнары өчен гаиләләре исеменнән олы рәхмәт сүзләре җиткерде. 

Николай Дунаевның авылдашы, педагогика фәннәре докторы профессор Рафис Шәймәрданов; Владислав Николаевичның кодасы — Казан федераль университетының Яр Чаллы филиалындагы төзелеш эшләре буенча кафедра мөдире Фриль Әхмәтов якташ артистыбызга кагылышлы якты хатирәләре белән уртаклаштылар.

Сәхнәгә Г. Камал театры артистлары чыккач, араларында Николай Дунаев та бардыр шикелле тоелды. Аларның чыгышын Татарстанның халык артисты Луара Шакирҗанованың (сценарий авторы да!) искиткеч оста итеп үреп алып барды. Сәхнәдә видео һәм аудио язмаларда Николай дәдәй уйнаган рольләрне дә, ул укыган шигырьләрне дә, тапшырулардан өзекләрне дә күрергә мөмкин булды. 

Зал тулы тамашачылар Татарстанның халык һәм атказанган артистлары чыгышын тын да алмыйча, йотлыгып тыңладылар. Илдус Әхмәтҗанов сәнгатьле итеп шигырьләр укыды. Илдус Габдрахмановның биюе күңелләрне җилкендерде. Композитор Фуат Әбүбәкеров белән театрның концертмейстры Әхмәт Кәримовның скрипкада, баянда уйнауларына кушылып, артистлар Зөлфирә Зарипова, Фирая Әкбарова, Әсхәт Хисмәтов һәм Ирек Кашапов халкыбызның моңлы җырларын күңелләргә үтеп керерлек итеп башкардылар, халык аларны кат-кат сорап җырлатты. 

Николай Дунаевның театр училищесындагы шәкерте Фәнис Сафинның истәлекләре дә һәр тамашачының күңел түренә үтеп керде.

Шундый олы артистлар каршында Зәйнең «Мирас» вокаль ансамбле һәм «Магия» балалар бию ансамбле дә чыгыш ясады. Ансамбльдәге балалар Зәйдә яшәүче төрле милләтләр дуслыгы гәүдәләнеше буларак, «Халыклар дуслыгы» биюен башкарды. 

Китапханәче Лилия Әхмәтҗанова белән Аксар авылыннан нәфис сүз остасы Рушат Зиннәтов кичәне матур итеп алып бардылар, сәхнәгә чыгачак һәрбер кешегә сүз биргәндә, аның Николай Дунаевка нинди бәйләнеше барлыгы турында да телгә алдылар.

Кичә тәмамлангач та әле артистларны һәм Николай Дунаевның якыннарын сәхнәдән җибәрмичә, Зәй тамашачысы аягүрә басып, бик озак алкышлады. Бу — Николай дәдәйне, аның гаиләсен, хезмәттәшләрен олылау, зурлау иде...

Анастасия ШӘЙМӘРДАНОВА.
Лаеш райоынның Усад авылы.
Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры фотографы Рифхат Якупов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев