Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зәйдә көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә карендәшләребез дә катнашты

14 сентябрь көнне иртәнге сәгать 7дән «Энергетик» Мәдәният сарае каршындагы мәйданда сәүдә рәтләре сатучы һәм сатып алучылардан гөр килеп торды.

Сәүдә рәтләре артында басып торучылар үзләре җитештергән продукцияне мактый-мактый тәкъдим итте. Якты Күл авылыннан Галина һәм Геннадий Ишмяновлар сөт ризыкларын күпләп алып чыккан иделәр ярминкәгә. Монда сөт, каймак, май, эремчек матур савытларга тутырылган, хуҗаларын көтеп тора иде. Өстәвенә әле тырыш гаилә гөмбә җыюга да хирыс икән.

— 14 баш мөгезле эре терлек асрыйбыз. Шуңа да район ярминкәсен көтеп алдык, сөт ризыкларын төрле ассортиментта әзерлибез, үз сатып алучыларыбыз бар, — ди Геннадий Николаевич.

Ә тормыш иптәше әле маллар карау өстенә гөмбә җыеп әзерләү турында да уртаклашты.

— Инде бу сезонда 100 бер литрлы банка гөмбә мариновать иттек, шуның 60тан артык банкасы сатылды инде, бүген менә калган продукцияне зәйлеләргә тәкъдим итәбез», — дип сөйли Галина Ивановна.

«Зәй-Информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев