Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зәйдә Изге Макарий чиркәве төзеләчәк

Шушы көннәрдә чиркәү төзеләчәк территория чистартылган, ир-атлар агачларны кисеп, фундамент өчен урын әзерләгәннәр.

Храм төзелеше өчен 2018 елда Зәйнең 35нче бистәсендә җир бүлеп бирелгән. Биредә бүгенге көндә дини йолалар вагонда алып барыла. Чиркәүне төзи башларга – фундамент салу эшләренә Әлмәт һәм Бөгелмә епархияләре епискобы Мефодий бәхиллеген биргән. Чиркәү Изге Макарий исемен йөртәчәк.

 – Без бүген парктагы агачларны кисеп, фундамент өчен урын әзерлибез. Кискән утыннар мобилизацияләнгән егетләрнең гаиләләренә төяп озатылачак. Чиркәү белән бергә биләмәдә трапезная, дини мәктәп булачак.  Чиркәү төзелеше өчен  акча халыктан җыела. Бүгенге көндә фундамент салу өчен 800 мең сумга якын акча кирәк. Әлеге  чиркәү мобилизацияләнгән егетләргә булышлык итү буенча зур эш башкара. Чиркәүгә йөрүчеләр тарафыннан узган елның сентябреннән бүгенге көнгә кадәр бер ел эчендә 1 миллион 862 мең сум акча җыелып, хәрбиләргә  кирәкле средстволар алынды, - ди район керәшеннәр җәмгыяте рәисе, чиркәүнең старостасы Валентин Атласов.

Өмәгә районның төрле авылларыннан ир-егетләр җыелган. Сәвәләй, Якты Күл, Федоровка,  Сарсаз һәм Югары Баграждан килгән ир-атлар кулларына моторлы пычкы алып, биләмәдәге агачларны кисәләр. Шунда ук ботаклары да җыеп барыла, утынга дигәне аерым өемгә куела.  Алар машинага төялеп, тиешле урынга озатыла.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев