Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зәйдә җиңүче автоледи – иң яхшылар рәтендә

Бу көннәрдә Казанда «Автоледи» машина йөртү осталыгы республика бәйгесенең финалы узды.

Бәйге 24нче тапкыр оештырылды. Анда үз төбәкләренең сайлап алу турында җиңүгә ирешкән автомобиль йөртүче хатын-кызлар катнашты. Әлеге бәйгедә инспекторлар машина йөртүчеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүгә бәйле белемен һәм автомобиль белән идарә итүләрен тикшерде.

Зәй районын Светлана Миңнеханова тәкъдим итте. Зәй автоледие Татарстанның төрле шәһәр һәм районнарыннан килгән 45 хатын-кыз арасында алтынчы урынны яулады. Былтыр Светлана сигезенче урынны алып кайткан иде. «Автоледи» бәйгесенең район этабында исә биш ел рәттән катнашты. Соңгы өч елда бәйгенең биремнәрен төгәл үтәп, үзенең иң яхшы машина йөртүче хатын-кыз булуын күрсәтте. Аның машина йөртү стажы — 9 ел. Светлана Миңнехановага киләчәктә дә имин юллар һәм яңа җиңүләр телибез.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев