Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зәйдә яшәүче Клавдия Максимова әнисе – сугыш чоры баласы Ульяна Тихонова турында сөйләде

Ульяна Ивановна 1932 елны Зәй районы Апач авылында Иван һәм Анна Ивановларның биш балалары арасында өченче бала булып дөньяга килә.

Истәлекләр барлаганда әнием үзе турында түгел, ә якыннары, дуслары күргән сугыш чоры авырлыкларын йөрәге сыкырап искә ала.Әниемнән күпме сорасам да,, әни, күргәннәреңне сөйлә әле"дип, ул ,, кызым, сугыш чоры балалары күргәннең барысын да мин дә күрдем" дип кенә җавап бирә. Якыннары турында сөйләгәннәрдән кайбер истәлекләрен язасым килә.

«Сугыш башланганда әти тегермәндә иде. Әтине труд. армияга алганда безнең азмы-күпме оныбыз булганлыктан бераз икмәкле булып калдык. Он тартырга килүчеләр лопатка белән(акча урынына он белән) түлиләр иде. Онны баздагы кисмәкләргә тутырып өсләрен каплап китте әти. Әни көне-төне колхоз эшендә булды. Кичләрен сугышчылар өчен носкилар бәйлиләр иде җыелышып, сухарилар киптерәләр. Баздагы онга алабута кушып пешергән ипидән сухарилар киптерергә без дә булыша идек. Ике бәләкәй кисмәктән сухарилар киптереп сугышчыларга дип тапшырды әни. Сухари, носкиларны, бияләйләрне сельсоветка илткәндә әни: «и, балалар, түзегез инде, авыз тутырып ашарсыз , Алла боерса сугыш беткәч, боларыннан ипи өмет итмәгез инде» дигәне исемдә. Без әле, ятим булмагач, безгә җиңелерәк булды. Әти киткәч әни янда булды. Аннары әти кайтты комиссоваться ителеп. Ә менә иптәш кызыма энесе белән авырның авыры булды. Аталары сугышка киткәч аналары чирләп урынга ятты. Ике кечкенә бала авыру аналарын да карады, өй җылыту өчен утын да каяндыр табарга кирәк иде, өйләренә бер ярма кисәге ризык та юк иде. Әни миңа гел бер сүзне кабатлады: «Кызым, бар хәлләрен бел. "Үзебездә дә ризык юк, ә шулай да әни уч төбенә кереп югалырлык төенчек белән ризык аларга да биреп кертә иде. Бер иртән әнинең: «И, балалар, хәзер нишләрләр. Тәки тернәкләнә алмады" дигән сүзләре урыннан сикереп торырга мәҗбүр итте. Иптәш кызымның әнисе мәңгегә күзен йомган. Балалар аналарының үлгәнен аңламыйчан алабутадан пешергән аш ашатырга сөяп куялар-ул ава икән. «Әнине утыртабыз, ул ава, утыртабыз ул ава, ашамый" дип, кереп әйткәннәр. Балалар бит...  Аларга булдыра алган кадәр авыл халкы ярдәм итте инде. Ә әтинең кайтуы бик нык хәтергә уелып, онытылмаслык булып калды. Тәрәзәгә карагач бер соранучы кереп килгәнен күрдек. Ул вакытта андыйлар күп булды. Ишекне ачты да хәлсез тавыш белән: «Иваннар өе шушымы ыыы? дип хәлсезләнеп бусагага утырды. Без барыбыз да аның тирәли җыелып сүз көтәбез, ә аның безгә сүз катырга хәле юк. Без әтинең үле хәбәрен җиткерергә кергән дип елаша башладык. Бераз хәл алгач: «Ул бит миннән алдан кайтып китте" ди. Без тагын исән булгач сөенешеп елыйбыз. Ашатып, эчертеп, мунча кертеп бер көн хәл алдырдык та, юлга азмы-күпме ризык биреп, гаиләсе янына озаттык. Әтинең шулай ук ачлыктан хәлсезләнеп кайтуы, аның кырында: «әти күп ашама, үләсең "дип елашып торуыбыз истә. Кинәт ашап үлүчеләр күп булды ул вакытта. Әти үзенең ашамлык карточкасын югалтып бик авырлыклар белән ачлыктан исән калган.  Ярый янда үлгән кешенең карточкасын таптым. Шуның белән исән калдым" ди иде.
Тугыз яшьлек баланың, минем, буй да бәләкәй, көч тә шуның кадәр генә. Шулай да олылар белән бергә эшләдек. Анысы инде ил белән. Без исән калдык. Туксан ике яшемне тутырдым. Күпләр башын салды. Менә кызым шулар хакында уйланырга кирәк. Сугыш чорында барыбызның да язмыш бер булды. Үзем турында аннары сөйләрмен. Симинәгә баргач суык җирдә караңгы урамда кунуы бик авыр, куркыныч булып истә калган.  Атыбыз хәлсезләнеп ял иттерергә туктадык та кунарга туры килде"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев