Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зәйдә яшәүче карендәшебез Клавдия Максимова Олы көнгә күлмәк тегә

Олы көн – минем өчен иң якты зур бәйрәмнәрнең берсе. Аны ураза тотып каршы алалар.

Бәйрәмгә ике атна кала өйне юып, тәрәзәләрне «коендыра»лар, түшәк-мендәрләрне урамга чыгарып, кагып җилләтәләр, яңа киемнәр әзерлиләр. Бәйрәмгә берничә көн кала, «атап» күкәй җыю йоласы уздырыла.

«Ә сез Олы көнгә әзерләнәсезме? Өйләрегезне юасыздыр? Каралты-кура, ишек алларын чистарту эшләре барадыр? Ә балаларга күкәй өләшкәндә кияргә үзебезнең керәшен халык киемен тектегезме соң? Олы көнгә яңа күлмәк дип әйтүем. Ә мин менә тырышып карарга исәп. Олы кеше-әнием төзәтеп, өйрәтеп торса. Без бит барыбер барысын да белеп бетермибез. Ни өчендер ул миңа: „Кызым, чуваш халык костюмына ошатып текмә. Гади дә булсын, чуар да булмасын. Алайса, сезнең чуар чыга. Без үскәндәге әни, әбиләр кия торган күлмәкләр кебек булсын“ ди. Инде шулай тегеп карарбыз. Ни чыгар?! Мин бит тегүче түгел. Олы көн хөрмәтенә, белмәсәм дә тырышам инде карендәшләр. Ә сез тегеп карамыйсызмы соң?», — Клавдия түти.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев