Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зәй шәһәрендә яшәүче Екатерина Прокофиевна ЛАБАШОВАга 23 сентябрьдә 60 яшь тула

Сарман районының оҗмахка тиң Наратасты авылында, күрше-тирәгә үрнәк Карповлар гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килде сеңелем. Төскә чибәр, эшкә уңган Катяны, 18 яше тулганчы урлап, авылның беренче егете Геннадий үзенә пар итте.

Кодагый янында 5 ел яшәделәр, Катябыз  авылдагы фермада эшләде. Балалары Сергей һәм Вероника тугач, Зәй шәһәренә күченделәр. Өченчегә уллары Алексейны алып кайттылар. Катя башта фермада сыер сауды, соңыннан балалар бакчасында повар булып эшләде. Пенсиягә дә шуннан чыкты. Балалары башлы-күзле, аерым тормышта яшиләр. Каникулларда 8 оныклары Зәйгә, Катялар янына кайталар.

Гомере авыр эштә узган Катябызга Ходай хатын-кызга хас сәләтне өеп биргән: озын кышларда кәрҗин-кәрҗин чәчәкләр, бантиклар ясый; иртә яздан кара көзгә кадәр бакчасында төрле матур чәчәкләр үстерә; җиләк вакыты бетүгә, гөмбә җыярга тотына. Үз куллары белән әзерләгән тәмле салатлары, тозлаган гөмбәләре, пешергән пироглары белән безне сыйлый.

Катя! 60 яшьлек юбилееңнан соң, 70, 80, 90 һәм 100 еллык гомер бәйрәмнәрең дә тезелеп китсен. Геннадий белән киләчәктә дә һәркем сокланырлык тату пар булып гомер кичерегез. Балалардан һәм оныклардан игелек күреп, ныклы сәламәтлек белән, бәхетле тормышта яшә, сеңелем!

Әниебез Татьяна, бертуганнарыбыз Володя, Михаил, Федор, Ирина һәм аларның гаиләләре, балалар, оныклар исеменнән, иң якты теләкләр белән, тутаң Вера.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев