Зәй районыннан хәрбиләргә гуманитар ярдәм җибәрелгән
Махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәмне Кораллы Көчләр ветераны, II ранг капитаны Валентин Атласов белән Эркин Касыймов озата барган.
Алар Донецк юнәлешендә хезмәт итүче якташларыбыз янында булды. Хәрбиләргә мич-буржуйкалар, шанц инструментлары, каплагыч пленка, изолон, тактик сумкалар, газ баллоннары һәм башка бик күп кирәкле әйберләр алып барганнар.
Салкыннар башлана. Егетләр өчен мич-буржуйкалар, газ баллоннары бик кирәк. Мичләр өчен материаллар белән һәм аларны ясауда Владимир Долгов, Константин Бабин, Артем Уразайкин, Рамил Галиуллин ярдәм иткән. Николай Токранов 5 коробка газ баллоннары алып җибәргән.
-Гуманитар ярдәмне җыюда бу юлы да район халкы активлык күрсәтте. Буржуйка мичләр ясауда булышлык итүчеләргә 430нчы полк командованиесе Рәхмәт хатлары җибәрде. Алар үзләренә ярдәм иткән һәр кешегә рәхмәтле. Эшмәкәр Вадим Иванов һәрвакыт егетләргә кирәкле әйберләрне алып җибәрүдә зур ташламалар ясый. “Зәй урманчылыгы” ранецлы урман сиптергечләр җибәрде. Барысы да җиңү өчен, егетләребезнең исән-имин кайтуы өчен! – ди Валентин Атласов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев