Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зәй районында серле табылдык

Сәвәләй авылында бәрәңге казыганда борынгы акча тапкан һәм аны чистартып, анда гарәп телендә язу булуын күргән. Акча көмешкә охшаган.

Сентябрь башында Зәй офыклары редакциясенә тарих белән кызыксынучы Сергей Долгов мөрәҗәгать иткән.

— Әлеге акчаның кайсы чорга караганын ачыклауда ярдәм итегез әле, — дигән Сергей Долгов.

Чыннан да, Зәйдә еш кына җир эшләре вакытында борынгы тәңкәләр табыла, әмма алар нигездә бакыр һәм Павел беренче заманында чыккан, алар белән Зәй крепостендә хезмәт иткән укчыларга хезмәт хакы түләнгән. Әмма көмеш тәңкәләр, бигрәк тә гарәп язуы белән табылмаган. Әгәр бу Алтын Урда чорындагы көмеш тәңкә булса (XIII-XV гасыр), ул авыл тарихын тулысынча үзгәртергә мөмкин. Чөнки тарихи фактлар буенча районның иң зур авылына XVII гасырның икенче яртысында гына нигез салынган.

Шушы табылдык мәсәләсе буенча редакция хезмәткәрләре тарих фәннәре докторы, археолог Фаяз Хуҗин белән элемтәгә кергән. Ул теләп ярдәм итәргә ризалашкан һәм үзенең коллегасы, тарих фәннәре кандидаты, нумизмат Алексей Бугарчевны бу эшкә җәлеп иткән. Табылдыкны зур планда фотога төшереп, аны экспертизага җибәрделәр.

Белгечтән шундый билгеләмә килгән: «Әлеге акча фарсы риалына охшап тора, көмеш булмаска да мөмкин. Мондый үрнәкләр хатын-кыз костюмын бизәү өчен коеп, шул ук вакытта тишеп ясалган. Минемчә, XIX гасырга карый. А. И. Бугарчев».

1898 елда сәүдәгәр Дмитрий Лазаревич Кучкинның Мәскәү металл эшләнмәләре фабрикасының Казанда да филиалы булган. Кучкинның иң күпләп эшләнгән әйберләре — хатын-кызлар костюмын бизәү өчен тәңкә сыман күчермәләр. Алар бакыр-никель эретмәсеннән булган һәм көмеш тәңкәләргә бик охшатып ясалган.

Татар халкы арасында Госман империясе тәңкәләренә һәм гарәп бизәкләренә охшатып ясалган тәңкәләр популяр булган. Шундый мәгълүматлар да бар, XIX гасырда сәүдәгәрләр әлеге тәңкәләрне — муенса өчен бизәкләрне башка диндәге кешеләргә унысын өчәр тиенгә сатканнар. Бу предприятиенең файдасы дәүләт тәңкәләрен бозу тыелган һәм хакимиятләр тарафыннан эзәрлекләнгән булуда да булган. Бу очракта милли традицияләр дә үтәлгән һәм тәңкәләрне бозуга да юл куелмаган (Кучкин фабрикасы тәңкә формасындагы жетон һәм «дукачи» хатын-кызлар бизәнү әйберләре өчен тишелгән көмеш тәңкәләрнең бозылуын һәм әйләнештән чыгарылуына юл куймаган).

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев