Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зәй районында сәламәтлек саклау учреждениеләрен яңарту көн үзәк мәсьәләләрнең берсе

Ел саен бу максатларга 700 млн. сум тирәсе юнәлтелә. Быел 200 млн. сум чамасына үзәк дәваханәнең йогышлы авырулар бүлеге капиталь төзекләндерелә.

Авыл җирлекләрендә тагын җиде фельдшер-акушерлык пункты яңартыла, бер ФАП өр-яңадан төзелә. Бу хакта «Зәй офыклары» яза. 

 – Узган ел без авыл җирлекләрендә 6 ФАПны төзекләндердек, Сарсаз-Багражда яңасын булдырдык. Быел исә яңартылган медицина учреждениеләре тагын да арта. Мәсәлән, Бигеш авыл җирлегенә кергән Кәрәкәс авылында яңа ФАП сорап халык җыены барышында кешеләр мөрәҗәгать иткән иделәр, без аны быелга планга кертттек. Хәзер менә авыл халкына заманча шартларда медицина ярдәме күрсәтеләчәк. Шулай ук киләсе елга үзәк дәваханәнең стоматология һәм гинекология бүлекләрен төзекләндерү өчен проектлар әзерлибез, –  диде район башлыгы Разиф Кәримов. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев