Зәй районы гөсләчеләре тарихыннан
Күренекле фольклорчы-галим, этномузыка белгече Геннадий Макаров язмаларыннан алынды.
Зәй районының күршесе Тукай районының Балалар сәнгать мәктәбендә оештырылган «Гөсләкәй» ансамбле эшләп килә. Анда гөсләдә уйнау алымнарын тергезү буенча тәҗрибәләр үткәрелә. Бу башлангыч Зәй районына да үрнәк булырга мөмкин, Чөнки Зәй керәшеннәренең мәдәни мирасында да үз заманында гөслә коралы күренекле урын биләгән. Бу борыңгы музыка коралын тергезү өчен беренче чиратта фактик материаллар кирәк. Алар исә бар. Аларның кайберләре белән уртаклашырга кирәк дип саныйм.
Зәй районы Туңылҗа авылы. Бу авылда гөслә сәнгате турындагы истәлекләр үзе гөслә ясаучы һәм башкаручы Ничти Прулы (Нестеров Фрол, 1885 – 1955) исеме белән бәйле. Ул керәшеннәрнең элеккеге рәт көйләрен дә, популяр татар тезмәләрен дә зур осталык белән уйнап җырлаган. Аның гөсләсе тимер кыллы булган. (Бу информация Кадер авылында, 23. 03. 1999 елда Парпый Микулай (1916 елда туган) сөйләве буенча язып алынды).
Әхмәт авылы. Бу авылда данлыклы, 96 яшькә кадәр яшәгән гөсләче ¬– Бохар Җәмелҗән (Бухаров Емельян, 1840 – 1935). Аннан соң авылда гөслә уйнаучы булмаган. (Әлеге информация Әхмәт авылында 24. 03. 1999 елда Егоров Борис Сафронович (1925 елда туган) сөйләве буенча язып алынды).
Сарсаз Баграж. Бу борынгы керәшен авылында гөсләдә уйнау традицияләре 1950 елларга кадәр сакланып килә. Гөсләләрнең киң таралган булуы гөслә ясаучы осталар эшчәнлеге белән бәйле. Бу авылда иң оста гөслә ясаучыларның берсе Ынтун Гөргерей (Антонов Григорий) була.
Сарсазның соңгы гөсләчесе Михаил Ильич Петров (1930 елгы) була. Ул гомер буенча Түбән Биш авылында мәктәп укытучысы булып эшли. Ул искә алганча, әле 1940 – 1945 елларда да тирә-як керәшен авылларында гөслә ныклы урын алып торган. Кичке яшьләр уены, рәт йөрүләр гөсләсез узгарылмаган. Элекке заманда гөсләдә картлар гына түгел, яшьләр дә уйнаган. Петров М.И. хәтере буенча ул мәктәп баласы буларак, районда оештырыла торган мәгариф системасына караган үзешчән музыкантлар олимпиадаларында гөслә уйнап катнаша. Ул кичке яшьләр уеннарында да гөслә уйный. Мондый ярышларда гөсләчеләрдән тыш, авыл яшьләреннән кубызчылар (скрипкачылар), думбырачылар да катнаша. Болар бергә ансамбль булып уйныйлар.
Петров М.И. гөсләдә уйнарга атасыннан, Гүрдей Илҗәсеннән (Гордеев Илья, 1890 – 1950) өйрәнә. Аның атасы югарыда аталган коралларда җыр көйләре генә түгел, күп кенә маршлар, табигать күренешләрен тасвирлаган көйләр дә уйный белгән. Иң зур популярлык казанган көйләрнең берсе «Аккош бала чыгарган көй» дип аталган. Тагы бер көй «Гаем-гаем» исемле була. Бу әсәрнең нигезен керәшен стиленә якынайтылган «Ой, за гаем» исемле популяр рус-украин халык көе тәшкил иткән (24. 03. 1999 елда гөсләче Петров Михаил Ильич сөйләве буенча язып алынды).
Югары Баграж. Хатирәләр буенча, ХХ йөз башында бу авылда танылган гөсләче Аксак Спиркә (Аксаков Спиридон) яшәгән. Ул гөслә, думбра һәм кубыз коралларын үзе ясаган (1970 елларда Татарстанның Зәй районы Югары Баграж авылында туып үскән минем җырак әбием Елизарова Татьяна Андреевнадан (1906 – 1992) язып алынды).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев