Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зәй районы благочинные итеп Вячеслав Федоров билгеләнде

Әлмәт һәм Бөгелмә епархияләре епискобы Мефодий Указы белән Зәй районы благочинные, Изге Троицк соборы настоятеле итеп иерей Вячеслав Федоров билгеләнде.

Вячеслав әтей Иске Зәйдә туып үскән. 9 ел священник булып эшли. Ике югары белемгә ия, Казан югары духовный семинариясе һәм магистуратураны тәмамлаган. Ватан алдында хәрби бурычын Мәскәү өлкәсендә данлыклы «За веру и отечества» православие хорында сержант, бүлекчә командиры вазифасында үтәгән. Тормыш иптәше, Тамырлары Зәйдән булган матушка Мария белән дүрт бала үстерәләр. Аның тормыш иптәше - Иске Зәй чиркәве настоятеле булып хезмәт куйган Михаил Чурашовның оныгы. Вячеслав әтей соңгы елларда Түбән Кама районы Балчыклы авылы чиркәве настоятеле булып хезмәт куйган. 10 сентябрьдән Зәй районы благочинные, Изге Троицк соборы настоятеле итеп билгеләнде.

13 сентябрьдә район башлыгы вазифаларын башкаручы Петр Уразайкин яңа благочинный, иерей Вячеслав Федоров белән очрашып, алда торган эшләр турында сөйләштеләр.

 –  Ходай ярдәме белән чиркәүне төзекләндереп, территориясенә брусчатка җәясе, көчле атнакөн мәктәбе булдырасы иде. Балалар, яшүсмерләр өчен футбол мәйданчыгы ясау планы да бар. Яшьләр белән эшләү юнәлешендә эшне көчәйтәсе бар, –  ди Вячеслав әтей.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев