Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зәй кызы Светлана Журавлева замана белән бергә атлаучы талантлы педагог

Сарсаз-Баграж авылында туа. Шунда белем ала, 8 классны тәмамлап 1981 елда Минзәлә педагогия училищесына укырга керә.

Аны 1985 елда тәмамлап туган ягы Зәйгә кайта. Светлана Михайловна беренче педагогик хезмәтен Түбән Лоҗы башлангыч мәктәбеннән башлап җибәрә. Аннан үз туган авылында яңа ачылган “Умырзая” балалар бакчасына җитәкче итеп билгеләнә. 1991 елдан башлап Сарсаз-Баграж мәктәбендә башлангыч класста укыта башлый.


“Эш дәверемдә тарих, рус теле, татар теле укытырга, музей эше белән эшләргә дә туры килде. Хәзерге вакытта 38 ел стажым булган югары белемле башлангыч класслар укытучысы. Үз эшемне бик яратам, һәрдаим үз өстемдә, белемемне камилләштерү, балаларга сыйфатлы белем бирү өстендә эшлим. Балалар белән төрле бәйгеләрдә катнашабыз, кызыклы чаралар оештырабыз”, – диде Светлана Михайловна.


Аның уңышлары күп санлы Рәхмәт хатлары, мактау кәгазьләре, Татарстан Мәгариф министрлыгы мактау грамотасы белән бүләкләнә. Ул һәрвакыт эзләнүдә, замана белән бергә атлаучы педагог.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев