Зәй егетләре дәүләт бүләкләренә лаек булды
Әлеге егетләрнең берсе безнең карендәшебез. Алар махсус хәрби операция зонасына Зәйдән бер көнне киткән.
Ялга да бергә кайткан полкташ егетләрнең бер-берсенә ныклы терәк, ярдәм итешеп хезмәт итүләре әллә каян күренеп тора. Кәефләре хәрбиләрчә, шаяртып та алалар, ялларны гаиләләребез, әти-әниләребез белән уздырабыз, диләр.
«Дмитрич» һәм «Амбал» позывноен йөртүче егетләр II дәрәҗә «Хәрби батырлык» медале белән бүләкләнгәннәр. «Зәй» позывноен йөртүче егет батырлыгы һәм кыюлыгы өчен «Махсус хәрби операциядә катнашучы» медаленә лаек булган. Бу хакта «Зәй яңалыклары» хәбәр итә.
Егетләр икенче мәртәбә туган якларга ялга кайттылар. Хезмәт белән чыныгып үскән егетләр авырлыклардан курыкмый. Аларның тизрәк исән-сау, җиңү белән әйләнеп кайтуын телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев