Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Җыру әйтәм, тыңлагыз: керәшен йортында өлкәннәр караоке кичәгә җыелды - видео

4 октябрь көнне Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә, Өлкәннәр декадасы кысаларында, “Җыру әйтәм, тыңлагыз” караоке кичәсе узды

Илебездә 1-10 октябрь Өлкәннәр декадасы буларак уза. Өлкәннәребезгә рәхмәт сүзләре җиткерү максатында, төрле чаралар оештырыла, мул чәй өстәлләре корыла. Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәк тә, матур традиция буенча, өлкән буын карендәшләребезне чакырып, җылы чаралар уздыра. 4 октябрьдә өлкәннәребез мәдәни үзәктә караоке кичәгә җыелды.

Кунакларны мәдәни үзәк директоры Людмила Белоусова котлады.

Өлкәннәр көне – зирәкләр көне ул. Балалар үскән, йортлар салынган, ипотекалар беткән, рәхәтләнеп яши торган вакыт. Бу кичәдә дә ярсу яшьлекләрне искә алып, бүгенгесенә шөкер итеп, рәхәтләнеп җырлап алыйк әле. Саулыксәламәтлек, күңел көрлеге, җан тынычлыгы булсын, -  дип сөйләде Людмила Даниловна.

Кичәнең төп геройлары - “Туганайлар” һәм “Карендәшләр” командалары җыру әйтеп, көч сынашты. “Туганайлар” командасында – Балык Бистәсе районы тумасы, Казанда яшәүче Римма Иванова, Теләче тумасы Григорий Максимов, Питрәч районында туып, Казанда яшәүче Ольга Салихова.

“Карендәшләр” командасында – Питрәч районы тумасы, Казанда яшәүче Мария Семёнова, Теләче районы тумасы, Казанда яшәүче Елизавета Ивачева, Балык Бистәсеннән Семён Кузнецов.

Кичне мәзәк сүзләр белән Денис Михайлов алып барды. Уен берничә турда узды. Бер турда катнашучыларга җырны музыкасыннан танырга тиешләр иде. Икенчесендә алып баручы җырның бер юлын гына әйтеп, калганын уенчылар дәвам итте. Катнашучылар һәм залда утыручылар һәр җырны караокага кушылып җырлап бардылар. Өченче турда ике командадан да уенчылар үзләре әзерләп килгән җыруларын башкарды.

Нәтиҗәдә, матур җыр ярышыннан соң, дуслык җиңде. Залды утыручылар да, катнашучылар да рәхәтләнеп ял иттеләр, җырладылар, биеделәр. Катнашучыларга мәдәни үзәктән бүләкләр тапшырылды.

Чарадан ТУРЫ ЭФИР карагыз: 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев