Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ыру агачыңны беләсеңме?

Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә узган «Ыру агачы» фәнни-гамәли конференциясендә шушы һәм шуңа охшаш башка сорауларга җавап алырга мөмкин иде.

Татарстан Республикасының мәдәният, мәгариф һәм фән министрлыклары, Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институты оештырган бу зур чара керәшеннәрнең тарихына, мәдәниятенә багышланган бик күп сорауларны үз эченә алган. Икенче турга узган эшләрне яклап чыгыш ясау ике секциядә оештырылды. 1 нче секция керәшен авыллары тарихы, аларда мәгариф үсеше, нәсел агачлары, керәшен тамгалары, кушаматлар турындагы эзләнү эшләренә багышланса, 2 нче секциядә халык иҗаты, керәшеннәрнең үзенчәлекле киемнәре, авылның үзенә генә хас бәйрәмнәре турындагы чыгышлар тыңланды.

Әлеге конференцияне оештыручыларның берсе – Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институтының фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты Лилия Мөхәммәдиева сүзләренә караганда, конференциягә кырыкка якын эш килгән. Таләпләргә туры килгән 25 эшне II турга уздырганнар. Чыгыш ясаучылар арасында Зәй, Кукмара, Балык Бистәсе, Теләче, Питрәч, Лаеш, Яшел Үзән, Мамадыш районнары, Казан һәм Чаллы вәкилләре бар иде. Чиләбе өлкәсе Нагайбәк районы авыллары укучыларының чыгышлары да яратып тыңланды.

     

Анда безнең Мамадыш районы Үсәли урта мәктәбе укучылары да уңышлы чыгыш ясады. Эльвира Аксакова «Владимир авылы тамгалары» дигән темага чыгыш ясаса, Сәкинә Хәйбуллина шушы авылның топонимикасы үзенчәлекләрен тәкъдим итте.

 

Конференциядән зур тәэсирләр белән кайттык. Безгә аның оештырылышы, уздыру тәртибе бик ошады. «Җырчы Җәкәү җорты»ндагы җылы атмосфера (директоры – Людмила Белоусова) күңелебезгә хуш килде. Конференциядә катнашучы кызларыма биредәге фотозона аеруча ошады бугай. Оештыручыларга, зур рәхмәтләр әйтеп, киләсе конференцияләрдә дә катнашырга теләк белдереп кайттык.

  

Лидия КОНСТАНТИНОВА, Мамадыш районы Үсәли урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы

Мәгариф

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев