Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Җырчы Римма Никитинаны кияүгә чакырганнар

Римма Никитинага бер фанаты үлеп гашыйк булган. Ул аны мөнәсәбәтләрен рәсмиләштерергә өнди.

Егет Римманың бөтен куйган шартларын үтәргә әзер. Тик менә Римма Никитина гына бу мәхәббәтне чынга алмаган, ахры. Ул әлеге ихлас язылган, хисле смсларны башкаларга да күрсәткән.

«Әйдә өйләнешәбез! Мин синең «койрыгыңны бозга катырмыйм», күпме кирәк җырларсың! Мин сине мәңге җырлатырмын. Бергә яшәрбез, аерым торырбыз. Яныңа аена бер килермен, ни теләсәң, шуны эшләрсең. Мин — авылда, син Казанда яшәрсең! Аена бер килермен, проблема юк.

Уйлап кара инде, хатын юк, кыз юк, читен. Үзем генә калам бит инде өйләнмичә.

Бала кирәк түгел әлегә, дисәң, килешербез. «Кирәк» дисәң, «юк» дип әйтмәмен. Кияүгә чыксам, бала белән койрыгым бозга катыр, дип уйлыйсыңмы әллә? Мин — нормальный егет, барысын да аңлыйм бит инде, курыкма!

Мин мәҗбүр итмим, әйдә, икәүдән-икәү Казанда очрашыйк. Бер секундта өйләнешәбез дә куябыз», — дип, смс арты смс юллаган «мәхәббәт чыпчыгы» җырчыга.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев