Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Җырчы, гармунчы якташым Марс белән горурланабыз

Җырчы Җәкәү җортындагы Халыкара өлкәннәр көненә багышланган «Уйнап җибәр әргәнеңне» концертында безнең Зәй районыннан катнашкан өч әргәнченең берсе — Марс Гуреев иде.

Бу концертта якташым, тамырлары безнең Кабан Бастырык авылына барып тоташкан Марс Парфирьевичның да булуы сөендерде. 

Ул 1955 елның 18 декабрендә Зәй районының Липат авылында (хәзер ул авылда өйләр юк инде, зират һәм элек кешеләр яшәгән өй нигезләре генә торып калган) яшәүче Елена һәм Парфирий Гуреевлар гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга килгән. Әнисе, 1920 елгы Елена (авылда аны Зәбели дип йөртәләр иде) Батаева — безнең Кабан Бастырык кызы. Хисапчы Елена Анисимовна 45 яшендә, биш баласын калдырып, үлеп киткән. Ул вакытта Марска әле 10 яшь кенә булган. 

Әтисе, 1919 елгы Парфирий Гуреев Туңылҗа авылында туган. Әмма 10 яшендә әнисе үлгәч, Үзбәкстанның Бохара шәһәренә күченеп китәләр. Аңа 12 яшь чагында әтисе Семён да үлгәч, ул шундагы балалар йортында үсә. Авыл хуҗалыгы техникумында укып, агроном һөнәрен үзләштерә. 1939 елны армиягә алына, 1940 елны фин сугышында катнаша, 1941 елны Бөек Ватан сугышына алына. 1942 елны каты яралангач демобилизацияләнә. Уң кулы гарипләнгән Парфирий, II группа инвалид булып, туган ягына әйләнеп кайта. 1944 елны Зәйдә өйләнеп, Чыбыклы МТСында — баш агроном, аннан соң Түбән Олыҗыда колхоз председателе булып эшли. Шуннан соң, гаиләсе белән Липатка күченеп кайталар. 

Парпин дәдәй аш-су мәҗлесләрендә, туйларда борынгы керәшен җыруларын, рәт җырларын матур итеп җырлаган. Аның улы Марс 11 яшендә үзлегеннән гармунда уйнарга өйрәнә. Ә 12 яшендә инде әтисе белән бергәләп, туйларга йөри башлыйлар. Әтисе җырлый, Марс гармунда уйный. 

Туган авылында башлангыч белем алган Марс 5 класстан Зәйдәге интернатта торып укый. Мәктәптәге бәйрәмнәрдә дә гармунда уйный, җырлый. Мәктәпне тәмамлагач, шофёр һөнәрен сайлый. Һәм 13 ел буе Зәй-Әлмәт шәһәрләре арасындагы юл төзелешендә эшли — "Камдорстрой«га караган автобазаның Зәйдәге филиалында йөк машиналарын йөртә. I категорияле машина йөртүче Марс Гуреев, ДОСАФ линиясе буенча, механик һөнәрен үзләштерә һәм лаеклы ялга чыкканчы Зәйдәге шикәр заводында автомеханик булып эшли. Ә җырлау, гармунда, баянда уйнау — Марсның гомерлек юлдашы. 

1986 елдан 1992 елга кадәр «Зәй утлары» эстрада театры төркеме спектакльләрендә зур рольләр башкара, аерым солист буларак та чыгыш ясый. 1987 елда уздырылган Бөтенсоюз халык иҗаты фестивалендә Зәй районы данын яклый. Ул анда «Кыр казлары» җырын башкара һәм җыр номинациясендә лауреат исемен ала. 

1999 елны Иске Зәй район мәдәният йортында оештырылган «Җиләк» керәшен халык фольклор ансамбленең — башта Николай Бухаров (мәрхүм) белән икәүләшеп, ә соңгы ике елда үзе генә алыштыргысыз баянчысы. Ул әле йөрәкнең иң нечкә кылларын да тибрәтә алырлык матур тавышлы җырчы да. 2003 елдан рәсми рәвештә эшләп килгән «Җиләк» ансамбленә сәхнә костюмнары тектерү өчен 500 мең сумлык сертификат бирелде. Аны быел Җөри авылында узган республикакүләм Питрауда, бәйрәмнең төп кунагы Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тантаналы төстә тапшырды. «Җиләк» — Зәй районының һәм шәһәренең иң яхшы коллективларыннан берсе. Райондагы һәм республикадагы конкурсларда, фестивальләрендә җиңүләр яулый. Бу уңышларга ирешүдә ансамбльнең баянчысы, Иске Зәй район мәдәният йортында аккомпаниатор булып эшләүче Марс Парфирьевичның да өлеше бик зур. 

Җәкәү йортында Өлкәннәр көне уңаеннан үткәрелгән концертта да ул бик мәгънәле борынгы керәшен җыруын "Ай әле бик еракта идек без«не үзе гармунда уйнап, үзе матур итеп җырлады, «Балтырган» көен уйнаганда без, залдагы тамашчылар, аңа кушылып, җырлап утырдык. 
Хатыны Нина Николаевна белән алар Иске Зәйдә, әти-әнисе нигезендә, яшелчә һәм җиләк-җимеш үстереп, кош-корт һәм мал асрап яшиләр. Балалары да гаиләле. Кызлары Ирина Зәй шәһәре кондитер заводында кадрлар бүлегендә эшли. Ә геолог уллары Николай Казан шәһәрендә яши, вахта методы белән Яңа Уренгой шәһәренә йөреп эшли. Гуреевларның җыр-моң яңгырап торган тату гаиләсендә нәсел дәвамчылары булып, дүрт онык үсеп килә.

Халык җырларын, керәшеннәрнең йола-гадәтләрен яратучы Марсның иҗат чишмәсе саекмасын, җыр-моңы ташып торсын. 

Анастасия ШӘЙМӘРДАНОВА.
Лаеш районының Усад авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев