Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Җырчы Җәкәүнең 175 еллыгы уңаеннан иҗат кичәсе оештырыла

29 мартта Балык Бистәсе район үзәгендә Я.Емельянов исемендәге республикакүләм II «Җәшнә, кояш, җалтыра» (»Свети, о солнце, сверкай») керәшен культурасы конкурс-фестиваленең йомгаклау бәйрәме уздырыла.

Бу конкурс-фестиваль күренекле агартучы, беренче керәшен шагыйре Я.Е. Емельяновның тууына 175 ел тулу уңаеннан, Татарстан мәдәният министрлыгының Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәге һәм республика керәшен иҗтимагый оешмасы тарафыннан оештырылды.

Республикабыздагы милли мәдәниятләр һәм традицияләр елында үткәрелгән «Җәшнә кояш, җалтыра» конкурсының финалистлары инде билгеле. Ә җиңүчеләрне бәйрәмнең тантаналы өлешендә беләчәкбез, һәм аларга бүләкләр тапшырылачак. Концертта әлеге конкурс-фестивальдә җиңүчеләр һәм керәшен фольклор коллективлары, керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле, аерым җырчылар чыгыш ясаячак. Бәйрәмдә Татарстан Рәисе грантын откан акчага тегелгән этник костюмнар да күрсәтеләчәк.

Керәшен поэзиясе үрнәкләре булган мирас — 20ләп шигырь язып калдырган Я. Емельянов, иске стиль белән, 13 мартта шушы районның Алан Полян авылында туган. Шуңа да, бу иҗати кичәсен Балык Бистәсендә оештыру очраклы түгел.

Аның әдәби мирасын өйрәнүчеләр арасыннан күренекле әдәбият галимнәре Мөхәммәт Гайнуллин, Хатип Усманов, язучы Михаил Глухов, шагыйрь Равил Фәйзуллин керәшен шагыйре Яков Емельянов иҗатына югары бәя биргәннәр. Тарихка беренче керәшен шагыйре буларак кереп калган җырчы Җәкәүнең шигъри юлын Давид Григорьев (Саврушевский), Дмитрий Касимов, Василий Багряшевский, Егор Уткин, Григорий Родионов (псевдонимы Гәрәй Рәхим), Ананий Малов (Ямаш Игәнәй) һәм башкалар дәвам итә.

 II «Җәшнә кояш, җалтыра» конкурс-фестиваленең программасы:

14:00 — 14:15 — конкурс-фестивальнең ачылу тантанасы.
14:15 — 14:30 — сәламләү.
14:30 — 14:50 — җиңүчеләрне бүләкләү.
14:50 — 15:00 — этник костюмнар презентациясе. 
15:00 — 16:00 — җиңүчеләрнең чыгышлары.
16:00 — конкурс-фестивальнең тәмамлануы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев