Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Җырак тутамнар укытучы булган

Бу фотодагы чибәр керәшен кызлары – минем җырак туталарым. Фото артында “8.03.1952 ел. I курс Минзәлә” дигән язу да бар

1942 елны җырак бабайны (ул завсклад булган, халыкка үлмәслек кенә икмәк өләшкән) алып чыгып киткәндә, ул җырак әбигә соңгы үтенечен әйткән: “Карчык, ничек тә балаларны укытырга тырыш инде...”.

Өйдә елашып калган 5 баланың олысына (минем нәнә) –15 яшь, иң кечкенәсенә 2 ай була. Гаиләдәге иң өлкән бала – уллары Степан бу вакытта сугышта.Соңыннан ул һәлак була. Җырак бабай төрмәдә үлә.

Әби ничек итсә-иткән, бабайның сүзләрен тулысы белән диярлек үтәгән. Үзе исән чакта, улын һәм ике кызын Минзәлә педучилищесында укыта. Минем нәнә, иң өлкән бала буларак, 5 класс белем белән генә калган. Шулай да,ул алга таба төрле курсларда укып, төрле эшләрдә җитәкче булды, әмма Ходайдан бирелгән педагог иде. Алга таба, инде әби үлгәч, аның иң кечкенә кызы да ике югары белем алган укытучы була, бүгенге көндә ул78 яшендә, Казанда яши. Әбинең Минзәлә училищесын бетергәникенче улы да югары белемле тарих укытучысы иде.

Кызганыч, бүген инде аларның берсе дә арабызда юк. Хөрмәткә лаек, үрнәк кешеләр иде. Алар сайлаган һөнәрләренә тугры калып, лаеклы ялга чыкканчы, гел укытучы булдылар. Кемнәр генә юктыр аларның укучылары арасында. Бәлки укытучы булганнары да байтактыр, әмма бездән, җырак әбинең 13 оныгыннан 3есе генә кенә укытучы булды.Бездән соң, ул һөнәрне сайлаучылар бөтенләй юк, бәлки, безнең оныклар укытучы булыр, кем белә.

Кайчандыр бик данлыклы профессиянең кыйммәте елдан-ел кими, кадерсезләнә, укытучыларга ихтирам бетте. Вирус вакытында, карантинда,тормышта иң кирәкле кешеләрнең врачлар, укытучылар, азык-төлек тармагында хезмәт куючылар икәне ачыкланды, ә калганнарсыз яшәп була икән.

Кабат фотога кайтыйм әле. Сулда утырганы –Гликерия КонстантиновнаЕрмакова. Училищедан соң, ул Алабуга педагогия институтын тәмамлый. Күп еллар БашкортстанныңБакалы районындагы Яңа Маты авылында балаларга рус теленнән  белем бирә.

Уңдагысы – икенче җырак тутам Мария Константиновна Ермакова (Фаткуллина). Училищедан соң, Абакан шәһәрендә югары белем ала. Норильск, Мурманск, Никель шәһәрләрендә һәм  Казанда балаларга тарих укыта.

Басып торучы туганнан туган җырак тутам –Мария ВладимировнаПавлова (Ильина). Училищедан соң, Казанда укый. Озак еллар Чистай районының Чуваш Ялтаны авылында биология, география фәннәреннән балаларга белем бирә. Соңгы елларын Түбән Кама шәһәрендә һөнәр училищесында укытты.

Язуымны йомгаклап, барча-барча шушы авыр укытучы хезмәтен сайлаучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйм. Исән-сау булыгыз. Ә инде язмам туталарыма изге иман булып ирешсен. Аминь.

 

Валентина МАКСИМОВА

Мамадыш районының Колышчы авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев