Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Җыр-моңга, матурлыкка гашыйк «Игәнә» ансамбле

Керәшеннәрнең рухи хәзинәсен, гореф-гадәт, йолаларын саклау, аларны түкми-чәчми киләчәк яшь буынга тапшыру максаты белән Сарман районы Ләке авылында 1974 елда “Игәнә» фольклор ансамбле оеша.

Ансамбльне оештыручы булып Роза Аксакова була. Коллектив оешкан елларда "Әйдә-әйдә, кайда-кайда, әйдә барыйк урманга" җырулары белән бар Республикага таныла.

2005 елдан ансамбльнең җитәкчесе - Асанова Раилә, ә хормейстеры - Набиева Халида. 2005 елда "Игәнә" фольклор ансамбленә "Халык ансамбле " исеме бирелә.

Коллективта музыканы, фольклорны яратучы актив, инициативалы кешеләр шөгыльләнә. “Игәнә” коллективы иҗат белән рухландырылган, сәхнәдән башка яши алмаучы төрле яшьтәге кешеләрдән тора. Алар рәхәтләнеп репетицияләргә йөри, чөнки аларны үз халкының традицияләренә һәм җырларына мәхәббәт берләштерә.

“Игәнә" халык фольклор ансамбле Сарман районында гына түгел, Республикада, аннан читтә дә билгеле коллектив. Районда, Республикада узган бәйрәм чараларында, фестиваль - конкурсларда актив катнашалар, үзләренең матур чыгышлары белән тамашачыларны сөендереп торалар.

Ансамбльның төп максаты булып милли керәшен костюмнарын, җыруларын, биюләрен, уеннарын, бәйрәмнәрен һәм йолаларын яңарту, тамашачыга җиткерү һәм киләчәк буынга тапшыру.

"Игәнә" халык фольклор ансамбле репертуарында: "Сагыныплар килдек", "Эх, тугай, тугай", "Станок", "Керәшен такмаклары", "Аппакай, алмакай", "Туганай", "Түгәрәк уен", " Сарпинка күлмәккәем", "Француз яулык", "Игәнә" кебек җырулар бар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев