Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы экспертлары куркыныч продуктлар исемлеген ел да яңартып, без яраткан ризыкларда канцероген матдәләр булуы турында гел кисәтеп тора.
Хәтта бер стакан кайнар чәй белән бер уч чикләвек тә авыру китереп чыгара ала икән. Яман шештән саклану өчен кайсы ризыкларны сак кулланырга кирәк? Чикләвек һәм составында үсемлек мае күп булган башка продуктларны. Эссе һәм дымлы климатта аларда афлотоксиннар җитештерә торган күгәрек, гөмбәчек барлыкка килә. Бу токсиннар рак күзәнәкләре таралуына этәргеч булырга мөмкин. Шкафта чикләвек, орлыкларны озак яткырмагыз, куллану вакытына игътибар итегез. Кайнар чәй эчәргә яратучылар тамакларының лайлалы тышчасын ярсытуы турында истән чыгармаска тиеш. Кайнар эчемлекләр үңәч рагын барлыкка китерергә мөмкин. Кипкән тозлы балык ашказаны, үңәч, йоткылык өсте рагына китерергә бик мөмкин. Аның составында организмга эләгеп, канцерогенга әверелә торган нитрометил-кушылмалар бар. Реклама Консервланган гөмбәләрдә формальдегид дигән консервант бар. Аны гөмбә һәм балык консервларына, сок, кайнатмаларга кушалар. Бу консервант бөтен бактерияләрне, беренче чиратта файдалыларын үтерә. Этикеткаларда ул E240 дип бирелә. Киптерелгән бәрәңге дә зыянлы. Бәрәңгене кыздырганда, акриламид дигән канцероген барлыкка килә. Ул фрида гына түгел, кыздырылган сосискида да була. Бу күзлектән караганда наггетсы, кыздырылган пәрәмәчләр дә куркыныч. Озак кайнаган майда канцерогеннар күп җыела, урамнарда фаст-фуд сатучылар майны алыштырмыйча әллә никадәр пәрәмәч пешерә. Шуңа да аларга кызыкмагыз. Кыздырылган шашлыкта да канцерогеннар бар. Хәтта мангал янында басып торганда да зарарлы химик кушылмалар үпкәгә һәм тән тиресенә үтеп керә ала икән. Каһвәдә дә зыянлы матдәләр юк түгел. Аның бөртекләрен кыздырганда, бензапирен дигән канцероген барлыкка килә ди. Алкоголь эчемлекләрнең зыянлы булуы һәркемгә билгеле. Тәмәке белән бергә аның зарары тагын да арта.
Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/s%D3%99lam%D3%99tlek/nindi-rizyklar-yaman-shesh-barlykka-kitererg-mmkin

Хәтта бер стакан кайнар чәй белән бер уч чикләвек тә авыру китереп чыгара ала икән. Яман шештән саклану өчен кайсы ризыкларны сак кулланырга кирәк?
Чикләвек һәм составында үсемлек мае күп булган башка продуктларны. Эссе һәм дымлы климатта аларда афлотоксиннар җитештерә торган күгәрек, гөмбәчек барлыкка килә. Бу токсиннар рак күзәнәкләре таралуына этәргеч булырга мөмкин. Шкафта чикләвек, орлыкларны озак яткырмагыз, куллану вакытына игътибар итегез.
Кайнар чәй эчәргә яратучылар тамакларының лайлалы тышчасын ярсытуы турында истән чыгармаска тиеш. Кайнар эчемлекләр үңәч рагын барлыкка китерергә мөмкин.
Кипкән тозлы балык ашказаны, үңәч, йоткылык өсте рагына китерергә бик мөмкин. Аның составында организмга эләгеп, канцерогенга әверелә торган нитрометил-кушылмалар бар.
Консервланган гөмбәләрдә формальдегид дигән консервант бар. Аны гөмбә һәм балык консервларына, сок, кайнатмаларга кушалар. Бу консервант бөтен бактерияләрне, беренче чиратта файдалыларын үтерә. Этикеткаларда ул E240 дип бирелә.
Киптерелгән бәрәңге дә зыянлы. Бәрәңгене кыздырганда, акриламид дигән канцероген барлыкка килә. Ул фрида гына түгел, кыздырылган сосискида да була. Бу күзлектән караганда наггетсы, кыздырылган пәрәмәчләр дә куркыныч. Озак кайнаган майда канцерогеннар күп җыела, урамнарда фаст-фуд сатучылар майны алыштырмыйча әллә никадәр пәрәмәч пешерә. Шуңа да аларга кызыкмагыз.
Кыздырылган шашлыкта да канцерогеннар бар. Хәтта мангал янында басып торганда да зарарлы химик кушылмалар үпкәгә һәм тән тиресенә үтеп керә ала икән.
Каһвәдә дә зыянлы матдәләр юк түгел. Аның бөртекләрен кыздырганда, бензапирен дигән канцероген барлыкка килә ди.
Алкоголь эчемлекләрнең зыянлы булуы һәркемгә билгеле. Тәмәке белән бергә аның зарары тагын да арта.
Чыгынак: Шәһри Казан
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев