Ялкау булмаска кирәк
Балык Бистәсе районының Иванай авылында гомер итүче Любовь белән Алексей Токрановлар инде 20 ел буена Казанга барып сөт ризыклары сата. "Авылда эш бетте. Шуңа күрә күп итеп мал тота башладык. Бүген 5 сыер савам. Сөтне каядыр урнаштырырга кирәк бит. Шуңа да сөт ризыклары ясап сата башладым", - ди Люба.
Сәүдә эшен моннан 30 ел элек Мамадыш районында урнашкан "Сайкичү" базарында чикләвек сатудан башлап җибәргәннәр. Автобус, машиналар тукталышында сөт, каймак, эремчек саталар. Кайбер юлчылар, Казанга килеп сатмассызмы икән, дип сорагач, Люба дус хатыны Галя белән башкалага чыгып китә.
- Баштарак авыррак иде. Аннары ризыгыбызны бер авыз итеп караган кешеләр гел безне көтеп ала торган булды. Хәзер рәхәт, өйдә генә заказлар кабул итәбез дә Казанга илтеп бирәбез. Үз клиентларыбыз булгач, эшләр гөрләп бара, - ди Люба. - Казанга сатарга барасы көнне йокы эләкми инде. Хәер, йоклап ятсаң, акча эшләп буламыни? Эремчекне, майны, корт турасын алдагы көнне әзерләп куям. Каймакны яңа сауган сөттән аертам, сөтне дә "свежий"ны алып барам. Эремчекнең килограммы - 150, сөтнең литры - 40, майның килосы - 400 сум, каймакның ярты литры 140 сум тора. Әле ул гынамы, бакчада нәрсә үстерәм, шуны да сатам. Бәрәңгене дә, кишер, суганны да сорап кына торалар. Быел менә 100 төп борыч утырттым. Анысын да алалар. Хәзер шәһәр кешесе авылда үскәнне ашый бит", - ди ул.
Любаларның сарайларында тавык-чебештән күп нәрсә юк. Йомырка өчен дип йөздән артык тавык тоталар икән. Яз җитүгә, каз, үрдәк бәбкәләре алалар. Бройлер тавык үстерәләр. Ничә кош-корт булса, барысына да хуҗа табыла.
- Авылда башкача булмый. Мин бит эшсез. Көнозын өйдә торам. Ничек инде мал тотмыйм ди? Кул кушырып утырсаң, юләрләнерсең. Без - эшләп үскән, хезмәт белән тормыш алып барган кешеләр. Өч балабызны да үз тырышлыгыбыз белән укыттык. Олысы өйләнеп, үз гаиләсе белән яши инде, - ди Люба.
Сыерлар торган сарайга да чыктык. Токрановлар бу миниферманы дәүләт ярдәме белән төзегәндер инде дигән уем акланмады. Баксаң, барысын да үз хезмәтләре, тырышлыклары белән сафка бастырганнар икән. "Дәүләттән ярдәм сорап утырып булмый. Кредит алсаң, түлисе, хәзер бушка берни бирмиләр. Әле минем саву аппаратым да юк. Эләкмәде ул миңа. Шуңа күрә сыерларымны кул белән савам", - ди хуҗабикә. Тыштан гади кебек тоелса да, сарайның очы-кырые юк сыман. Һәр өлеше уйлап эшләнгән. Буаз сыерга - аерым урын, бозауларга - бер бүлмә, сыерлар янәшәсендә иткә дип үстерелгән үгез-таналар да бар. Аяк асты тулы тавык-чебеш. Шунда бер үзенчәлекле малкай белән дә таныштым әле. Соры төстәге сыер, башкалардан аерылып тора, ди. Баксаң, ул, сава башлагач, сөтен бирми икән. Бары тик бозавын гына имезә! Аптырагач, хуҗалар бу сыерның бозавын аерып янына, яңа гына туган икенче бозауны да керткәннәр. Анысын да имезә икән. Малкайның үз бозавына сөт калсын дип тырышуымы, һич кенә дә аңламассың!
Иванай авылына килгәч, балачакка кайтып килгәндәй булдым мин. Безнең әти-әниләр дә күп итеп каз-үрдәк үстерә, ишегалды тутырып кош-корт асрый иде. Тик соңгы елларда авыл халкы рәхәт тормышка ияләште. Кибет тулы май, сөт, эремчек, каймак дип, сыерларын бетерүчеләр дә күп булды. Бройлер үстерсәләр дә, каз йолкып утыручылар кимеде хәзер. Янәсе, сатып алсаң бары да бар.
Сәфәрләрдә йөри торгач, мин, киресенчә, шәһәрдә яшәүчеләрнең нәкъ менә авыл ризыгын тансыклавына инанып беттем. Югыйсә тырышсаң, үстерергә дә, сатарга да була икән бит. "Ялкау гына булмаска кирәк", - ди Люба да. Иванай авылы керәшеннәренең тырыш халык икәннәрен элек ишетеп кенә белә идем, хәзер инде күреп тә кайттым.
Без килгәндә Люба мәш килеп өй юып ята иде. Үзе генә түгел, булышырга кызы кайткан, күршесе кергән. "Бездә шундый гадәт бар: каенанамның туган көненә ел саен өй юам. Быел 90 яшь тула үзенә. Без бергә рәхәтләнеп, тату яшибез. Әни генә соңгы елларда оча сөяген сындырып урында ята әле", - ди Люба. Әнә шулай олыларны олы итеп, ирен, аның гаиләсен хөрмәт иткәнгә күрә, эше дә уңып тора, бар теләкләре дә чынга аша икән аның. Каяндыр китергәнне көтеп ятмыйча, тырышып яшәүче мондый гаиләләр күбрәк булсын иде ул.
Гөлгенә Шиһапова, Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев