Ял иткән өчен салым түли башлыйбыз
Ял итәргә барган өчен курорт салымы түләргә туры киләчәге турында күп сөйләнде. Салымның күләме дә халыкта кызыксыну уятты. Бәлки бу чираттагы имеш-мимеш кенәдер дип уйлаучылар да булды.
Россия Президенты Владимир Путин бу законга кул куйганнан соң, күп нәрсәгә ачыклык керде кебек. 2018 елның 1 маеннан Кырым, Алтай, Краснодар,
Ставрополь краенда ял итүчеләр курорт салымы түләргә тиеш була. Аның күләме, сезонга, ял итү урынының кайда урнашуына карап, төрлечә.
Әйтик, Кырымда ял итүчеләр көненә - 25-35 сум тирәсе, Краснодардагылар 20-30 сум тирәсе өстәмә түләячәк. Салым 2018 елда көненә 50 сумнан артмаска тиеш. Әлеге тәҗрибә 2022 елга кадәр дәвам итәчәк. Җыелган акча төбәктә туристик инфраструктураны үстерүгә юнәлтеләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев