Якты күлдә "Казанская" бәйрәме үтте
23 июль Зәй районының Якты күл авылында “Казанская” бәйрәме узды.
Бәйрәмне “Великая Русь” дип аталган балалар хореографик композициясе ачып җибәрде. Аннан мәйдан түренә авылның “Керәшен моңы” ансамбле чыкты. Алар кунакларга үзләренең музыкаль күчтәнәчләрен бүләк итте.
Иске Зәйдән килгән “Җиләк” ансамбле, күпләгән фестивальләр лауреаты, Сәвәләйнең моңлы сандугачы – Владимир Кашаев та чыгыш ясады. Әлмәттән бәйрәмгә дип, махсус чакырылган “Казачий хор”ның чыгышын да “Казанская”да ишетеп булды.
Бәйрәм кызганнан-кыза барды. Казаннан кайткан авылдашлары, юмор остасы Геннадий Акатьев та үз программасын күрсәтте, аның чыгышын бигрәк тә яшьләр ошатты.
Килгән халык рәхәтләнеп ял итте, төрле уеннарда - су ташу дисеңме, капчык киеп йөгерү, утын кисү, армрестлинг, гер күтәрү кебек ярышларда теләп катнашты, бүләкләр отты. Кыскасы, авыл халкы туган-тумачалары, сыйныфташлары белән очрашып, аралашып, җырлап-биеп, рәхәтләнеп күңел ачты.
Бәйрәмне оештыруда зур өлеш керткән Якты күл авылы советы, алып барган мәдәният йорты эшчеләренә, иҗат коллективларына, матди ярдәм күрсәткән иганәчеләргә, болыннарны чистартып, күпер ясаучы, булышкан барлык авылдашларыма рәхмәт әйтәсе килә, - ди Якты күлдә яшәүче Ольга Долгова.
“Казанская” бәйрәме салют белән тәмамланы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев