Хуҗа Хәсәннән Анна һәм Петр Матвеевлар ныклы гаилә кору, тату яшәү серен сөйләделәр
Кайбычта гаилә юбилярларын хөрмәтләделәр. Тантана гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан район үзәгендәге кафеда узган.
Гаилә коруларына быел 50, 55, 60 ел тулган парларны мул табыннар артында хөрмәтләделәр. Изге теләкләрен юллап, аларны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин сәламләде.
Бу гаилә юбилярларыннан бик күпкә яшь булган парлар — Олы Кайбычтан Айсылу һәм Бәхтияр Нигъмәтуллиннар, Хуҗа Хәсәннән Анна һәм Петр Матвеевлар да тантананың хөрмәтле кунаклары булды.
Матвеевлар да — актив гаилә. Алар «Нечкәбил» дип исемләнгән ана матурлыгы һәм гаилә конкурсында катнашты. Балалары да үзләре кебек талантлы. Альберт Рәхмәтуллин ике гаиләгә дә истәлекле бүләк тапшырып, рәхмәтен җиткерде.
Алып баручылар — район мәдәният йорты хезмәткәрләре Светлана Зиядиева һәм Ләйсән Шамилова һәр парның кавышу тарихы һәм тормыш юлы белән таныштырды. Аларның гомер йомгагы әкрен генә сүтелә барды, матур мизгелләр презентациядәге фотоларда чагылды. «Дуслык» дуэты, Илгиз Борһанов, Гүзәл Өметбаева, Анна Кучеева, Анна Матвеева, Вера һәм Владимир Евграфовлар матур җырларын бүләк итте.
Гаҗәеп ямьле, ихлас, җылы бер бәйрәм булды ул. Кунаклар ныклы гаилә кору, озак еллар шулай бергә яши алуның серен чиште. Алар танышу тарихы, кавышу, балалар үстерүләре турында да сөйләде. Мул табыннар артында, җыр-моң, уен көлке белән үткән бәйрәм һәркемнең күңеленә хуш килде. Юбиляр парларның барысына да район башлыгының Рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев