Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Хезмәттәшебез Фирдания Сабирова бакчасында гигант баклажан үстергән

Казанда яшәүче Фирдания Сабирова үз бакчаларында 1,4 килограммлы зур баклажан үстергән. Ул бу яшелчәдән ясый торган салат рецепты белән дә бүлеште.

Яшелчәнең авырлыгы 1,4 килограммнан артып киткән. Бу хакта ул безгә үзе сөйләде:

 «Бакчабызда ел да кыяр, помидор, кишер, кабачки, баклажан үстерү белән шөгыльләнәм. Тик мондый зурлыктагы баклажанны күргәнем юк иде.  Аның нинди сорт икәнен төгәл әйтә алмыйм, үсентесен сатып алдым да утырттым, язып та калмаганмын.  Баклажаннан кышын ашарга дип күп итеп салат  ясыйм. 5 литр әзер салат өчен, 1,5 килограмм баклажан кирәк. Ә минем баклажанның уңышы бик әйбәт булды", - диде ул елмаеп.

Салат өчен кирәк: 3 кг помидор, 1,5 кг баклажан, 1 кг татлы борыч, 0,5 стакан 9 проценты уксус, 1 стакан шикәр комы, 2 аш кашыгы тоз, 1 кечкенә ачы борыч (яки 0,5 чәй калагы төелгән кызыл борыч), 0,5 стакан көнбагыш мае, 2 баш сарымсак.

Иң элек, баклажанның ачысын чыгару өчен, эре шакмаклап турап, өстенә тоз сибеп, ярты сәгатькә читкә алып куябыз, аннары, суын сыгып, юасы гына кала.

Помидорны иттарткычтан үткәрәбез, кастрюльгә салып, кайнатып чыгарабыз. Аңа тоз, шикәр комы, көнбагыш мае, вак итеп туралган яки угыч аша үткәрелгән сарымсак, ярым боҗралап туралган татлы борыч, вак итеп туралган ачы борыч, баклажан салып, тагын бер кат кайнатып чыгарабыз һәм акрын утта 20 минут пешерәбез. Пешеп чыгарга 5 минут кала уксус өстибез. Стерильләштерелгән коры банкаларга салып, капкачлап, әйләндереп куябыз. 5 литр әзер салат чыга.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев