Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Хезмәт министрлыгы өлкәннәр өчен социаль ярдәм чаралары турында искәртте

Татарстанда хезмәт ветераннары иң күп ташламаларга ия булучылардан санала.

Алар юлга ташламалардан, торак-коммуналь хуҗалык түләүләренә субсидияләрдән, бушлай теш протезлары һәм колак аппаратлары куюны куллана. Бу хакта бүген Казанда узган брифингта республиканың хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сөйләде.

«Ташламалар – 20 мең сумнан кимрәк керемнәрне исәпкә алып бирелә. Бу юл йөрү өчен бер тапкыр түләнә торган — 605 сум, социаль юл йөрү билеты сатып алу мөмкинлеге, шулай ук торак коммуналь хуҗалыкка, абонплатага (телефон, радио, антенналар) субсидияләр, түләүсез теш һәм колак протезлары ясау. Навигация чорында су транспортында һәм шәһәр яны тимер юл транспортында юлга 50 процент ташлама иң популяры», – диде ул.

Зарипова хезмәт ветераны исемен ничек алырга икәнен дә искәртте. Моның өчен хезмәт стажы һәм ведомство бүләкләре булырга тиеш.

«Ирләр өчен стаж кимендә 25, хатын-кызлар өчен кимендә 20 ел булырга тиеш. Мәгариф, сәламәтлек саклау системасында, авыл хуҗалыгы тармагында «Ветеран» дигән күкрәк билгесе каралган. Ведомство бүләкләре федераль дәрәҗәдә билгеләнә. Кайбер тармаклар өчен бу мактау грамотасы», – дип аңлатты Эльмира Зарипова.

Татарстанның хезмәт министрлыгы мәгълүматлары буенча, республикада 135 меңнән күбрәк хезмәт ветераны, федераль яки төбәк льготниклары статусында социаль ярдәм чараларын алырга хокуклары булмаган 140 меңгә якын пенсионер һәм пенсия алды яшендәге кеше бар.

«Әгәр керем билгеле бер сумма белән чикләнгән икән, алар да юлга бердәм түләү һәм санаторий-курорт юлламалары ала. Федераль һәм төбәк льготниклары булмаган аз керемле пенсионерларга республика бюджетыннан ел саен 4 меңгә кадәр санаторий-курорт юлламасы бирелә. Капиталь ремонт взносына ташлама билгеле бер яшькә җиткәч бирелә», – диде министр.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев