Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Хатын-кызлар өчен эш сәгате кыскартылырга мөмкин

Юлламада хатын-кызлар өчен пятница эш көнен, уртача хезмәт хакын саклап, ике сәгатькә кыскартырга тәкъдим ителә. Бу хакта РИА Новости яза.

Дәүләт Думасы вице-спикеры Борис Чернышов РФ Хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков исеменә мөрәҗәгать юллый. 

«Югарыда әйтелгәннәр белән бәйле рәвештә, хатын — кызлар өчен, уртача хезмәт хакын саклап, пятница көнне эш сәгатен ике сәгатькә кыскарту инициативасын каравыгызны сорыйм», — диелә рәсми хатында.

Анда бу чара бюджет өлкәсе, дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр өчен мәҗбүри булырга тиеш дип әйтелә. Шәхси компанияләр өчен эш көнен кыскарту киңәш итү характерында булырга мөмкин.

«РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүматлары буенча (2023 елның марты), хатын — кызлар Россиядә барлык эшче көчнең 49 проценты тәшкил итә — бу дөнья практикасында иң югары күрсәткечләрнең берсе», — дип язылган мөрәҗәгатьтә.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев