Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Хәрби хезмәткә чакырылучылар өчен авырулар исемлеген кыскартырга мөмкиннәр

Билгеле булганча, кайбер авырулары булган кешеләрне Россиядә хәрби хезмәткә алмыйлар. Шундый авырулар исемлеген кыскартырга мөмкиннәр. Бу турыда URA.RU агентлыгына Дәүләт Думасының Оборона комитеты әгъзасы, генерал-лейтенант Виктор Соболев әйткән.

Дәүләт Думасы депутаты сүзләренчә, хәрби хезмәткә чакырылучылар өчен авырулар исемлеген кыскарту РФ армиясенең сан составын арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

«Кайчандыр бездә сәламәтлеккә таләпләр арттырылган булу — бу 100%. Элек яссы табан белән дә хезмәт иткәннәр, бернинди проблема да булмаган. Бу — минем заманда да, мин училищега барганда да булды һәм шулай дәвам итте. Хәзер «аю табаны» булган кеше хәрби хезмәткә яраксыз булган авыру дип санала. Бу, һичшиксез, хезмәт бурычларын үтәүгә бөтенләй зыян китерми торган чирләрне киметү ягына үзгәрәчәк», — дип аңлаткан Виктор Соболев.


«Кемдер Ватанны якларга тиеш бит. Алайса кемнеңдер баласы икәү, кемнеңдер авыруы бар, — ахыр чиктә, хезмәт итәргә кеше юк», — дип өстәде Соболев.

Моңа кадәр РФ Саклану министры Сергей Шойгу мобилизация, хәрби хәл һәм сугыш вакытында илнең Кораллы көчләрендә контракт белән Исемлеккә 26 авыру кертелгән, аерым алганда, анда ВИЧ, В һәм С гепатиты, уртача дәрәҗәдәге бронхиаль астма, 1нче типтагы шикәр диабеты, 2нче стадиядәге гипертония авыруы, сулыш органнары, күрү белән проблемалар, уртача дәрәҗәдәге колитлар һәм энтерит кебек авырулар бар.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев