Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Хәрби пенсияләрнең күләмен арттырырга мөмкиннәр

Россиядә 2024 елның 1 октябреннән хәрби пенсия күләме 4,5 процентка артырга мөмкин.

Дәүләт Думасының Саклану комитеты рәисе Андрей Картаполов журналистларга шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Дәүләт Думасының Саклану комитеты утырышын үткәрдем, анда бюджет проекты буенча кайбер позицияләрне тикшердек. Алар арасында хәрби пенсияләрне арттыруга бәйле позиция дә бар, ул 2,7 миллионнан артык кешегә кагыла. Әйтик, Финанс министрлыгы белән бергә 2024 елның 1 октябреннән түбәнәйтүче коэффициентны 3,85 процентка (нәтиҗәдә ул 89,32 процентка җитәчәк) арттыру турында карар кабул ителде, бу пенсияләрнең реаль күләмен 4,5 процентка (2024 елда инфляциянең фаразланган дәрәҗәсе) арттырырга мөмкинлек бирәчәк», - диде Картаполов.

2024 елга һәм 2025-2026 елларның план чорына федераль бюджет проекты пәнҗешәмбе, 26 октябрьдә, беренче укылышта каралачак. 15 ноябрьдә исә аны – икенче, ә 17 ноябрьдә өченче укылышта карау күздә тотыла.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев